Матурлык илендәге бәйрәм
Бал. Бу сүз үзеннән–үзе күңелдә матурлык, йөзләрдә елмаю уята. Кинофильмнарда гына күреп белгән элекке заманнарда үткәрелгән баллар, Наташа Ростова, принцессага әверелгән Золушка күз алдына килә. Бал биюләре дә искиткеч матур, үзенчәлекле бит. Хәрәкәтләре генә түгел, музыкасы да үзенчә бер сихри тойгы тудыра. Ә идәнгә кадәрле күпертелеп эшләнгән күлмәкләр кигән кызлар фәрештәләргә тиң булып күренә. Шундый хур кызларына тиң гүзәл затлар тирәсендә бөтерелеп йөргән егетләр дә сәер булып күренми. Шундый күзләр камашырлык матурлык янында нинди йөрәк тыныч кына түзеп тора алсын!
Күз алдына китердегезме? Бу мәкаләдә менә шундый бал турында сүз барачак. Ул Арчада күркәм традициягә әверелеп китте инде. Район мәгариф идарәсе тарафыннан Арча Укучылар сарае ярдәме белән оештырылган “Арча балы – 2019”да быел район мәктәпләреннән барлыгы 28 пар катнашты һәм бал биюләре тәкъдим итте.
Бәйгене Хәсәншәех мәктәбеннән Зарина Гарипова белән Надир Хәбибуллин (җитәкчеләре Тәнзилә Нуриева) башлап җибәрде. Бу искиткеч матур парның биюе дә күз алгысыз булды һәм башка парларга алардан калышмаслык итеп биергә этәргеч тә ясады. Һәр мәктәп әнә шундый номерлар әзерләгән. Кем өйрәткән аларны, хореографлармы, дип кызыксынуыма җавап итеп бер укытучы:
– Төрле мәктәп төрлечә өйрәнү юлын таба. Кайберләренә хореографлар ярдәмгә килә, икенчеләре укытучылары белән эш итә. Шулай да күбрәге видеолар аша өйрәнә, – дип җавап бирде.
Һәр 28 пар турында да язып бетереп булмас. Һәрхәлдә, барысы да аерым-аерым мактауга лаек булса да. Шулай да тамашачы буларак минем күңелне яулаган берничә парга тукталырга телим. Апаз мәктәбеннән Лилия Хамматова белән Рәмзил Корбанов чыгышы (җитәкчеләре Гөлназ Фәйзиева), үз-үзләрен тотышлары, бер-берсенә карашлары, костюмнары берәүне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм.
Бу матур пар белән танышып та киттек. Лилия Хамматова Хәсәншәехтан, Рәмзил Корбанов Мирҗәм егете. Икесе дә Апазда 11нче сыйныфта укыйлар. Лилия Балтачка бию түгәрәгенә дә йөреп алган.
– Тик миңа күбрәк халык биюләре ошый, – ди ул.
Рәмзилнең дә, ялгышмасам, сәхнәгә беренче чыгуы түгел, ул үзен театр өлкәсендә дә сынап карады.
Бу ике пар (Хәсәншәех һәм Апаз мәктәпләре биючеләре) бал биюләре бәйгесендә лаеклы төстә гран–прига лаек булдылар.
Иске Кырлайдан Кәрим Низаметдинов белән Алинә Шакирова (Гөлназ Әхмәтшина) соклану уятты. Алар бәйгегә яңа рух, иҗади караш өреп җибәргәндәй иттеләр. Җиңелләр, җитезләр, йөзләрендә елмаю балкый. Аларга карап та ирексездән елмаясы килә. Жюри да аларга игътибар иткән, беренче урынны биргән. Шулай ук беренче урынга Шушмабаштан Илвар Сафин, Динара Төхвәтуллина (Гүзәл Каюмова), Лесхоздан Искәндәр Ибраһимов белән Зәлидә Фәттахова (Зөлфия Кочурова) лаек булдылар.
Икенче урында Арчаның җиденче мәктәбе (Лилия Шәмсетдинова), бишенче гимназия (Эльза Нуретдинова), Казанбаш мәктәбе (Зөһрә Шәйхетдинова), өченче урында икенче мәктәп (Динә Ибраһимова), Кәче (Альбина Нигъмәтҗанова) һәм Сеҗе (Зәлия Зарипова) мәктәпләре биючеләре.
Һәр урында ике–өч җиңүче булуына аптырый торган түгел, чөнки һәр пар призлы урынга лаек. Жюри әгъзалары бик озак уйланганнан соң (алар урыннар билгеләгән вакытта катнашучылар биергә дә, уйнарга да, викторина сорауларына җавап табарга да өлгерделәр) шундый карарга килгәннәр. Башка парларны төрле номинацияләр буенча билгеләп үттеләр.