Рамил – Россия чемпионы

2019 елның 26 апреле, җомга

Рамил – Россия чемпионы

Бочче буенча Татарстан җыелма командасы капитаны, республика чемпионы, спорт остасы исеменә кандидат һәм, ниһаять, Россия чемпионы. Болар бар да Арчада яшәүче Рамил Шәрәфетдинов турында. Күптән түгел генә ул Тула өлкәсе, Алексин шәһәрендә 20 төбәктән килгән 98 кеше арасында (авыру буенча категорияләргә бүленеп) беренче урынны алды һәм Россия чемпионы титулын яулады.

– Ел саен үткәрелә ул. Шәхси беренчелектә мин беренче булдым, ә командага бик көчле Мәскәү командасы белән уйнарга туры килде, – диде Рамил. – Татарстан җыелма командасы составында Арчадан мин үзем генә булдым. Яшел Үзән, Волжск, Казаннан егетләр бар иде.

Россия чемпионын Казан аэропортында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов каршы алды. Тукай марафоны көнне үзәк мәйданда барлык йөгерешчеләр алдында медальләрен тагып килгән Рамилне район башлыгы Илшат Нуриев котлады, кулын кысып бүләк тапшырды.

– Бу җиңүем минем тырышлык кына түгел. Әти- әнием булмаса, алар минем өчен янып-көеп йөрмәсә, спортта үз урынымны таба да алмас идем. Аларга мин чиксез рәхмәтле. Моннан тыш, Арчадагы тренерым Фәрит Минхәеровка, Татарстан җыелма командасы тренеры Ираида Георгиевага да рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар миңа ышандылар, җиңүемә өметләнделәр, мин алар ышанычын акладым, – диде чемпион егет.

Рамил Шәрәфетдиновның бу беренче генә җиңүе түгел, иң зурысы дип нокта куясы да килми. Чөнки аның киләчәккә хыялы – параолимпия уеннарында да катнашу һәм җиңү яулау. Рамил аңа ирешәчәк тә. Максат куя икән, бөтен киртәләрне җимереп алга омтыла торган уңай ягы бар егетнең. Уллары өчен җан атып яшәгән әнисе Тәнзилә, әтисе Рөстәм аңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

– Мин спортчы булсам, әти безнең гаиләдә пешекче, әни генерал, – ди Рамил шаяртып. – Әни белән ярышларга киткәндә әтием тәмле ризыклар пешереп өйдә көтеп тора. Ә тернәкләндерү үзәгенә йөргән вакыттан алып дуслыгыбызны саклап килгән дусларым Айрат Низамов, Илфир Шәйдуллин, Гүзәл Абдуллина, Рөстәм Мостафин, Раил Кәримов минем өчен иң якын кешеләр.

Коляскада утыргач, Рамилгә жәлләп караучылар да бар. Юк, жәлли торган егет түгел ул, анда булган күркәм сыйфатларга, ихтыяр көче, максатка омтылыш, энергиягә сокланып, күпләргә үрнәк алырга кирәк. Сау-сәламәт кешеләр дә кайвакыт авырлыклар алдында югалып кала. Ә Рамил, киресенчә, аеруча зур үҗәтлек белән аңа каршы “көрәшә”, җиңеп тә чыга, башкаларга эшлекле киңәшләрен дә бирә. “Ихлас” мөмкинлекләре чикле яшьләр төркеме белән очрашуларда катнашырга туры килде. Яшьләр Рамил һәм аның алда әйтеп үткән дусларының яшьнәп яшәүләренә хәйран калдылар.

– Минем тормыш девизым – бер минут тик тормыйча, һәрчак алга омтылу. Өйдә тик утырып, могҗиза көтеп ятучыларга аптырыйм мин. Андыйларга: “Артык озак көтмәгез, картаеп китүегез бар”, – дип киңәш бирәм. Мөмкинлекләрем чикле дип өйдә бикләнеп ятарга ярамый, алга омтылырга кирәк, – ди Рамил.

Үзе чыннан да бер минут тик тормый. Компьютерны биш бармагы кебек белә, күңеле күтәренке вакытта шигырьләр дә яза. Агач эше белән шөгыльләнә башлаган. Ә иң яратканы – бочче. Атнага өч тапкыр Укучылар сараена күнегүгә йөри. Махсус автобус алып килә, ди. Җитәкчеләргә аның өчен рәхмәтен белдерә. Өйдә дә йөри, спорт белән шөгыльләнергә дә җайлы актив коляска алу турында хыяллана. Тик... акча мәсьәләсе генә тоткарлык ясый.

– Игелекле кешеләр ярдәме белән узган ел бераз акча җыйган идек. Быелга колясканың бәясе арткан, – ди Рамил.

Рамилнең хыялын тормышка ашырырга, аңа ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр, дип уйлыйм. Рамазан аенда игелекләр кылып, егетебезгә шатлыклы мизгелләр бүләк итик. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International