Старттан финишка – 24 километр
Тукай марафоны быел юбилеен билгеләп үтте: 40 ел элек, 1979 елда ул нәкъ менә хәзерге урыннан, үзәк мәйданнан кузгалган булган. Ветеран укытучы һәм спортчы Ленар Заһидуллин шул еллардагы фоторәсемнәрне дә саклаган.
– Бари Бакиров һәм Рәфкать Гыймалтдинов белән өчебез бергә оештырып җибәрдек аны. 1979 елда Бари Каюмович икенче килде, мин беренче урынны яуладым. 30 ел элек укучым Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов финиш сызыгын беренче үтте, – дип искә ала Ленар Усманович.
– Мин марафонда Арча педагогия училищесында укыганда йөгерә башладым, – ди “ТНВ” каналы баш мөхәррире–башкаручы директор урынбасары якташыбыз Данил Гыйниятов. – 1986–1989 елларда әле ун километрга чаптык. Аннан марафон тукталып торды. Яшьләр бүлеген Зиннур Сәгыйтов җитәкләгән чорда район хакимияте белән берлектә без аны яңадан торгыз-
дык. Хәзер 24 километрга йөгерә башладык. Үзем дә бер ел да калмый катнашып киләм.
Быел ул яшьтәшләре арасында дүртенче булды.
Тукай марафонына, даны читләргә дә таралу нәтиҗәсендә, башка районнар һәм шәһәрләрдән дә махсус кайталар. Бу юлы Казаннан, Малмыж, Чепьядан, күрше-тирә районнардан, хәтта Түбән Камадан да йөгерешчеләр бар иде.
– Бергә шөгыльләнгән Балтач егете Арчага марафонга баруы турында әйтте, безне дә чакырды. Менә шулай Арча ягына кайтырга туры килде, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты студенты Казан егете Ярослав Бякин. – Җиңел атлетика буенча тренерым Сергей Семенов та йөгерештә катнашырга теләк белдерде .
Алар икесе Яңа Кырлайда финиш сызыгын беренчеләрдән булып үттеләр. Сабадан Руслан Миннегулов алардан беразга гына калышты. Руслан танылган спортчылар гаиләсеннән икән. Бер абыйсы теннисчы, икенчесе параолимпия уеннарында призлы урынны яулаган.
Еракка барасы юк, үзебезнең китапханә кызлары бер ел да калмый марафонга чыгалар. Бу юлы да йөгерештә Илсөяр Хәнәфиева, Гөлгенә Хәсәнова, Гөлназ Гыйлаҗева, Гөлназ Шакирҗанова катнаш- ты. Гөлназ Гыйлаҗева яшьтәшләре арасында икенче дә булды әле.
Без сүз уңаеннан гына старт алмыйча финишка килеп җиттек. Кире Арчага үзәк мәйданга кайтыйк әле. Йөгерешчеләр бәйрәме уеннар, биюләр белән башланып китте. Яңа Кенәр егете “Татар радиосы” алып баручысы Рамил Шәрәфиев старт алдыннан спорт сөючеләрнең күңелләрен күрде. Марафончыларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып калды.
– Көчле рухлы кешеләр генә мондый зур адымга бара. Уңышлар сезгә, – диде ул һәм бәйрәмне бизәп бочче буенча Россия чемпионы исемен яулап кайткан Рамил Шәрәфетдиновка бүләк тә тапшырды.
...Иске Иябаш турысында йөгерешчеләргә укучылар кушылды. Алар 7 километрга йөгерде. Шул урыннан трассаны машиналар “басып алды” – балалары белән бергә әти–әниләре, укытучылары да йөгерешкә китте. Дөрес, алары машиналарында. Бераз баралар да, туктап көтеп торалар, аннан тагын алга китәләр. Шулай Яңа Кырлайга кадәр озата бардылар.
– Мин үзем дә өч тапкыр йөгерештә катнаштым. 1985 елда беренче урынны да алдым. Быел улыбыз Азат, бишенче гимназиянең 7 сыйныф укучысы, “Факел” командасының яшь хоккейчысы үзен сынап карарга булды, – ди Арчадан Рөстәм Абдуллин.
– Бала өчен йөрәк авырта бит. Янында булгач, күңел тыныч, – диде кулына термос белән чәй тотып каршы алып торган Азатның әнисе Лилия.
– Бүгенге марафонда дүрт балабыз да катнаша, – диде һәрберсен ут йотып финишта көтеп алган Арчадан Айрат Хәкимов.
– Зөлфәт Рамазанов бүген өченче урынны яулады. Ул ат чабышларында да катнашкан егет, – дип укучысын мактап алды Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов.
Ә укучылар арасында финиш сызыгын беренче булып Чепьядан Андрей Зубарев үтте. “Икенче ел катнашуым”, – диде ул да.
Моннан тыш, арчалардан марафонда үз яшь категорияләрендә беренче урынны бишенче гимназиядән Гүзәл Абдуллина, өченче урыннарны Арча педагогика көллиятеннән Рәзинә Әхмәтшина, алтынчы мәктәптән Энҗе Гыйззәтова алды.
Нәсимә ВӘЗЫЙХОВА