Директорлар картингта узышты
Арчадагы ДОСААФ автодромында, спортның техник төрләрен популярлаштыру, үстерү, сәләтле спортчыларны ачыклау максатыннан, район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре арасында картинг ярышлары узды. Бу әле район тарихында тәүге тапкыр.
Хәер, картинг спорты да районда күпләр өчен яңалык. Арча ДОСААФы оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев һәм Арча Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин инициативасы белән уздырылган узышлар күтәренке рухта үтеп, күңелдә кала торган булды. Ике җитәкче картинг спорты буенча гел ниндидер үзенчәлек уйлап табарга тырыша. Февраль ахырында алар тырышлыгы белән картинг түгәрәгенә йөрүче балаларның әти-әниләре арасында ярышлар узган иде. Бу юлы чират мәктәп директорларына җитте. Монысы юкка түгел, балалар дөньясында кайнап яшәүче җитәкчеләр әлеге спорт төрендә үзләрен сынап, киләчәктә балаларда да кызыксыну уятсын дигән максатны да алга куйды бу ярыш. Чөнки техника, технология алга киткән замана кечкенәдән баланы һәрьяктан ачуны таләп итә.
Бу көнне директорлар үзләрен укучы балалар сыман хис итте. Һәммәсе диярлек әлеге кечкенә машиналарга беренче тапкыр утыра. Барысы да автомобиль иярләп өйрәнсә дә, бу машинаның үз “холкы” бар. Бар да гадел булсын дип, хөкемдарлыкка да Балтачтан, озак еллар картинг түгәрәген алып баручы Рамил Кадыйровны чакырганнар.
Арча районы мәктәпләре белән 36 директор җитәкчелек итә, шуларның 11е гүзәл затлар. Һәммәсе диярлек машина йөртсә дә, ярышларда 15 ир-егет һәм 4 хатын-кыз директор көчләрен сынарга җөрьәт итте. Кыенрак бит, йөри алмыйча уңайсыз хәлдә калсам, дип уйлагандыр катнашмый калганнарның күбесе. Беренче тапкыр башланган эш һәрвакыт куркыта. Инде чирканчык алдылар, киләсе елларга һичшиксез кыюланып килерләр. Оештыручыларның нияте – директорлар арасында мондый төр узышларны традициягә кертеп җибәрү.
Катнашучылар арасында 1 урынны Шәүкәт Сөнгатов (Сикертән мәктәбе директоры) яулады. 2 урында Булат Гыйз- зәтуллин (Наласа мәктәбе), 3 урында Нияз Муллахмәтов (Кәче мәктәбе). Хатын-кызлар арасында 1 урында Альбина Мостафина (Иске Ашыт мәктәбе директоры), 2 урында Зөлфия Хәйруллина (Шурабаш мәктәбе), 3 урында Лилия Борһанова (Курса Разъезды мәктәбе).
Гадәттә, без ир-егетләрне машина иярләү остасы итеп күрергә күнеккән. Бу ярышта да алар куркып калмагандыр. Ә руль артындагы хатын-кызлар чамасыз күп түгел, аларга мөгаен кыенрак булгандыр, шулай да сер бирмәделәр. “Беренче тапкыр утырдым мондый машинага, кайчан да булса бер йөртермен дип бик хыяллана идем, – ди Альбина Мостафина. – Машина йөртә башлавыма 10 ел. Йортыбыз мәктәпкә якын булмаса да, җәяү йөрергә тырышам. Каядыр барасы булганда гына машинада. Әти-әниләр белән сөйләшеп, балаларга да әлеге түгәрәккә йөрергә киңәш итәчәкмен”. “Картинг минем кебек тизлек яраткан кешеләр өчен икән, – ди Зөлфия Хәйруллина. – Башта куркыткан иде, хәзер кайтасы да килми. Мондый узышларны ешрак уздырырга кирәк”.
Җиңүчеләргә бүләкләрне район мәгариф хезмәтенең профсоюз оешмасы әзерләгән. Киләчәктә “Иң өлкән катнашучы”, “Иң яшь катнашучы”ларга да бүләкләр булачак. Узышлар дәвамлы гына булсын”, – ди профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов.
Розалия Зиннәтова