“Бергә – без зур көч”
2014 елдан башлап Арча шәһәрендәге “Үзәк”, “Питомник”, “Шәрык”, “Көнбатыш”, “Көньяк” территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТҖҮ) 14 грант, барлыгы 5 миллион сум акча отканнар.
– Шул акчага шәһәрдә 8 балалар мәйданчыгы, бер сквер төзелде, тагын өч мәйданчык төзелеп килә, өйләренә барып инвалид балаларга бүләкләр тапшырылды, 8 майда Арчаның өченче мәктәбендә “Һаман да истә” (“Память жива”) дигән мемориаль такта куелачак, китап чыгарылды, фестиваль оештырылып килә һәм башкалар, – диде “Үзәк” ТҖҮсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.
21 апрель җирле үз- идарә көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан ТҖҮләр, шәһәрне төзекләндерүгә алар керткән искиткеч зур өлеш турында сөйләп китмәсәң дөрес булмас иде. Аның өчен тагын бер сәбәп бар: быел да Татарстан Республикасы дәрәҗәсендәге “Иң яхшы территориаль-җәмәгатьчелек үз- идарәсе” бәйгесендә 60 меңгә кадәр кешесе булган шәһәрләр арасында “Питомник”, “Шәрык”, “Көньяк” ТҖҮләре призлы урыннарны алдылар. Хезмәтеңне күрә белсәләр, тиешле бәя бирсәләр, киләчәккә яңа планнар корып яшәргә иң зур этәргеч инде. Әлеге ТҖҮләр җитәкчеләре Ибраһим Сабиров, Ринат Сафин, Эльвера Сергеева белән дә шул хакта сүз алып бардык.
– Ул бәйгене Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге ассоциациясе үткәрә. Без ТҖҮ буларак 2014 елда эшли башладык. Шул елны ук мин анда өченче урынны алдым. Шуннан бирле һәр ТҖҮ җитәкчесе бәйгедә катнашып, җиңү яулап килә, – диде “Питомник” ТҖҮсе җитәкчесе Ибраһим Сабиров. – Без үзебезгә йөкләнгән учас-
токта эш алып барабыз. Минем участокка Питомник, станциянең бер өлеше, Божа, Зур Бирәзә керә. Яшелләндерү, бәйрәмнәр үткәрү, гореф-гадәтләрне саклау, балалар мәйданчыклары төзү, булганнарын тулыландыру, карап тору, җәмәгатьчелекне тарту (бик булышалар, рәхмәт, бергә-бергә эшләмәсәк үзебездән генә булмас иде) – барысына да өлгерергә тырышабыз. Үткәргән эшләребезне фоторәсемнәргә төшереп, бәйгегә җибәрәбез. Дәрәҗәле комиссия тикшерә һәм бәя бирә. Мин быел икенче урынны алдым. 15е көнне Казан Ратушасында бүләк (500 мең сум) тапшыру тантанасында булып кайттык.
Ринат Сафин “Шәрык” ТҖҮсен җитәкли. Аның да сөйләрлек һәм мактанырлык хезмәтләре күп. Бу бәйгедән быел ул һәм “Көньяк” ТҖҮсе җитәкчесе Эльвера Сергеева дүртенче урынны яулап, 296шар мең сум оттылар.
– Мин спорт яратам. Шунлыктан спорт юнәлешенә дә зур игътибар бирергә тырышам. Мөселманнар арасында мини футбол буенча ярышлар оештырылып килә. Аны республика күләменә дә чыгардык. Бу яшьләрне тәрбияләүдә бер юнәлеш, – диде Ринат Сафин. – Ә откан грант акчаларына балалар мәйданчыклары ясадык. Ул бүген Шәрык бистәсенең үзәгенә әверелде дисәм дә була. Яшьләр, балаларга дини тәрбия бирүгә дә игътибарны арттырдык. Мәчетебез гөрләп тора, төрле дини чаралар оештырыла. 296 мең сумга балалар мәйданчыгын тулыландырырга уйлыйбыз. Спорт мәйданчыгына акча җитеп бетми, әмма киләчәктә планда кала. Халыкка теләгем шул, проблемаларыгыз булса, безгә мөрәҗәгать итегез, көчебездән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышырбыз.
Моннан тыш, Ринат Сафин Илназ исемле егет белән яшьләрне аракы, тәмәкедән, наркотиклардан читләштерү буенча да эш башлап җибәргән, “Аек Арча” дигән рәсми булмаган оешма оештырганнар, укучылар, студентлар белән түгәрәк өстәлләр үткәрәләр, лекцияләр укыйлар.
Эльвера Сергеева үзенең Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк, 4нче мәктәп, 9нчы балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә эшләвен әйтте.
– Бер кеше генә барысына да өлгерә алмый. Бергә – без зур көч, – диде ул. – Арча станциясе (тимер юлның өске ягы), Айван, Төбәк Чокырчада урамнарны яктырту, төзекләндерү, юллар буенча күп эшләнде. Агачлар утыртылды, өмәләр үткәрелде. Халык та ярдәм итәргә әзер тора. Матурлык булдыру үзләренә дә ошый. Өч бәйгедә катнашып, 1 миллионнан артык акча оттым. Такташ урамында балалар мәйданчыгы да шул акчага төзелде. Быелгы грант акчасына 9 Май урамында балалар һәм спорт мәйданчыгы булачак.
Гөлсинә Зәкиева