Бүгенге көнгә сөенеп яши
1986 елның 26 апрелендә булган Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау ил халкын бер кайгы белән бәйләде. Дүрт ел дәвамында 800 мең кеше зарарланган зонаны чистарту белән шөгыльләнде. Һәм... бөтенесе диярлек төрле дәрәҗәдә радиация йогынтысы алды. Безнең районнан да анда 29 кеше катнашкан.
26 апрель Чернобыль һәлакәте, Чернобыльне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре чернобыльчеләрнең өйләрендә булып, аларның, вафат булганнарының хатыннары, гаиләләренең хәлләрен белеп, бүләкләр тапшырдылар.
Яңа Кырлайда биш балалы гаиләдә туып–үскән Фәнис Закиров та чернобыльчеләрнең берсе. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Арчада яши. “Минем турыда язарга кирәк түгел, сөйли дә белмим”, – дип каршы алса да, әңгәмә барышында аның юмор хисенә бай, аралашырга бик рәхәт кеше булуын аңладык. Озак- ламый хатыны Рәмзия ханым да кайтып керде. Ул да бик ачык, кунакчыл булып чыкты. 20 апрель Фәниснең туган көне иде, дип ни арададыр өстәл дә әзерләргә өлгерде.
– Төп нигездә кече энекәш гаиләсе белән калды. Әти өч ел элек вафат, әни, Аллага шөкер, исән-сау. Мин мәктәпне тәмамлагач, авылда тракторга утырдым. Аннан хәрби комиссариат шоферлыкка укытты. 1980–1982 елларда армиядә хезмәт иттем. Германиядә. Ә Чернобыльгә мин 1986 елны “Сельхозхимия”дә эшләгән вакытта киттем. Мәтәскәдән Кави абый белән. Ул мәрхүм инде. Юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булды. Ул вакытта гаиләм, бер балабыз бар. Тулай торакта яшибез. Фатир бирәбез диделәр. Риза булып киттем. Кайткач бирделәр анысы фатирын, – ди Фәнис Закиров.
Брянск өлкәсенең Гвардейский районына эләгә ул. Үзләре генә түгел, Татарстанның һәр районыннан икешәр кеше. Басуга трактор белән известь ташыйлар. Ни өчен? Фәнис әле дә бу сорауга җавап бирә алмый. Ике ай эшлиләр дә кайтып китәләр. Алардан соң башкортлар килеп кала. Зыяны булдымы соң, дигән сорауга да зарланып бер сүз әйтмәде. “Менә тешләр бетә. Аяклар сызлый”, – дип кенә куйды.
Ул үткәннәр белән түгел, бүгенгесенә сөенеп яши. Хатыны Рәмзия белән тату гомер итеп ике ул үстергәннәр. Хәзер алар да гаиләле, үзләренең икешәр балалары бар. Йорт җиткереп чыкканнар. Терлекләр күп тоталар. Кош-корт асрыйлар. Лаеклы ялда булса да, Фәнис тик ятмый, җәен авылдагы улы Ленар белән комбайнда эшли.
– Премия итеп ашлык бирәләр. Узган ел 16 тонна алдым. Шулай булгач ничек терлек асрамыйсың? Тормышыбыз да яхшы, табыныбыз да мул, – ди Фәнис.
– Фәнис үзе дә бик тырыш. Балалар да аңа охшаган, – дип сүзгә кушылды Рәмзия. – Ашытбашта кибетче булып эшләгән вакытта таныштык без аның белән. Ул кибетләргә икмәк ташый. Ипи юкмы, дигән булып яныма кереп башны әйләндерде дә, ике айдан өйләнешеп тә куйдык. Әни дә аны бик ярата иде. Без гаиләдә алты кызга бер малай үстек. Үләр алдыннан әни Фәнискә: “Кызларны ташлама. Улымны да онытма”, – диде. Менә бөтен бертуганнарым якын итеп кайтып йөри хәзер дә. Әнә шундый кече күңелле кеше ул Фәнис.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА