Киләчәк алар кулында
22 апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда 14 яше тулган райондашларыбызга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар. Әлеге вакыйганың Габдулла Тукай тууның 133 еллыгы алдыннан булуы аеруча истәлекле.
Тантаналы вакыйгага паспорт алучыларның әти-әниләре, туганнары да килгән иде. Ильяр Низаметдинов, Зәринә Галимова, Эльвира Гыйниятуллина, Айзирә Шәйхиева, Олег Каплиев, Яна Гусева, Умырзая Зиннурова, Илназ Нигъмәтҗанов, Камилә Шакирҗанова, Камилла Вәлиуллина, Алан Касыймов, Азалия Габдрахмановага Россия гражданлыгы булуын раслаучы документны “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча миграция эшләре мәсьәләләре буенча бүлегенең өлкән инспекторы Гөлира Галләмова, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин тапшырды. Бәйрәмне ямьләп, Арча сәнгать мәктәбе укучылары җыр, шигырьләр башкарды.
Җирдә яшәгән һәркем алдында өлкәннәрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, тормыш итү дәверендә аны арттырып, киләчәк буыннарга тапшыру бурычы тора. Паспорт алучы якташларыбыз да әкренләп әнә шул бурычларны кабул итеп ала. Илебезнең киләчәге алар кулында.