Курсалар чәчү чәчә

2019 елның 26 апреле, җомга

Курсалар чәчү чәчә

“Курса МТСы” ширкәтендә һәр эшне матур итеп башлап җибәрәләр. Язгы чәчү белән дә шулай. Соңгы елларда хуҗалыкның иң тәҗрибәле тракторчысы Мансур Хуҗиәхмәтовка тапшыралар бу мөһим эшне. Быел да шулай булды. Без килгәндә аның “Амазон” комплексы басуда иде инде. Баш агроном Вильдан Дияров белән чәчү нормасының дөрес көйләнешен тагын бер тапкыр тикшереп чыктылар. Солы һәм борчактан торган азык катнашмасы булачак әлеге басуда.

Агрегат кузгалганчы Ислам хәзрәт дога укып, хәер-фатыйхасын бирде. Һәркемнең теләге бер – матур җәйләр килеп, мул уңыш җыеп алырга язсын!

Мансур Хуҗиәхмәтов узган ел берүзе 2500 гектар чәчү чәчкән. “Ничәнче язны басуда инде син?” – дип сорыйм. “Армиягә киткәнче (1989 ел) тракторда эшли башлаган идем инде, – диде ул. – Армиядән кайткач та тракторга утырдым”. Быел ярдәмче дә биргәннәр үзенә. Олим Абдуаллимов Үрнәктәге көллияттә укый, хуҗалык егетләрне стипендия биреп укыта.

Чәчү агрегаты артыннан хуҗалык рәисе, баш агроном, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге киңәшчесе Раил Шакирҗанов орлыкларның күмдерелешен тикшереп карадылар. Сыйфат әйбәт, дигән бәя бирделәр.

– Әлеге басу (10 гектарлы) үзенә күрә сынау участогы кебек, – ди Р.Гыйлаҗетдинов. – Төштән соң башка басуга күчәбез, арпа чәчә башлыйбыз. Чәчүдә 5 агрегат эшләячәк.

Курсалар бер тотынгач 10–12 көндә чәчүне төгәлләп тә куя. Хәзер кайсы басуга карасаң да тырма агрегатлары күрәсең, бу көнне алар 11 иде.

Рәшит Вәлиев, Рәнис Хөснетдинов, Шамил Яруллин, Рәмис Шәрәфиев – иң күп эш башкаручылар.

– Тагын бер шундый чәчү комплексы алабыз әле, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Документлар әзерлибез инде.

– Дәүләт тә ярдәменнән ташламый, – диде Раил Шакирҗанов. – Ашламага дигән акчалар кайтты.

Әлеге ярдәмне алу өчен хуҗалыкның үз акчасына бер гектарга 30 килограмм туры килерлек күләмдә ашлама алган булуы шарт.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге мәгълүматларга караганда, 25 апрельгә район хуҗалыкларында 3800 гектарда күпьеллык үләннәр, 5460 гектарда көзге культуралар тукландырылды, 2824 гектарда зәп җирләре тырмаланды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте – 1650, “Игенче” ширкәте 1000 гектарда уҗымнар тукландырды. “Яңарыш”, “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре дым кап- латуда активлык күрсәтәләр.

25 апрельдә “Яңарыш” ширкәтендә дә чәчүгә чыктылар.

Ильяс

Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International