26 апрельдә Алабуга шәһәрендә "Шишкин кебек рәсем ясыйм" XV республика яшь рәссамнар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Татарстан Республикасының 25 шәһәр һәм районнарының 48 сәнгать мәктәбе, студия һәм балалар иҗат үзәгеннән 851 яшь рәссам катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать + инглиз теле бүлеге укучысы Мөхәммәтгалиева Ралина (укытучылары А.А.Кәримова, А.Р.Галимҗанова) "Тукайның әкияти дөньясы" дигән тема буенча катнашып, призлы урын яулады, лауреат Дипломына һәм Алабуга–Владимир–Суздаль–Боголюбово–Гусь Хрустальный– Чабаксар–Алабуга маршруты буенча сәяхәткә юлламага лаек булды. Барлык катнашучылар сертификатларга ия булды. Котлыйбыз!