27 апрель көнне, район авыл хуҗалыгы оешмалары арасында үсемлекләрне саклау агрегатлары парады булып узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 урынны "Возрождение"дан Кәримов Илдус, "Заря" хуҗалыгыннан Гыйбадуллин Таһир, "Аю" агрофирмасыннан Нәсретдинов Надир алды. Икенче урында "Ак Барс" агрокомплексыннан Хәсәнов Айрат һәм "Кызыл Яр" хуҗалыгыннан Шәрипов Илдус. Беренче урынны хөкемдарлар бертавыштан "Северный" хуҗалыгыннан Нәбиев Марсельгә тапшырды. Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата премияләр тапшырылды. Парадта катнашучыларны кайнар чәй, тәмле аш белән сыйлаган "Казанка" хуҗалыгы кызларына һәм җитәкчесе Айдар Фәритовичка конкурста катнашучылар исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.