Ашытбаш мәктәбе оештыра белә
Ашытбаш урта мәктәбендә шашка-шахмат ярышы булды. Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләр арасында үтте ул. “Төньяк балкышы” ярышлары өч өлештән торды һәм бу уку елының “Интеллектуаль мәктәп” дигән йомгаклау бәйгесе булды.
Беренче ярышлар шашка уены буенча узган ел октябрьдә, икенчесе (шахмат) Яңа Кенәрдә оештырылды.
Бу юлы, ярышларның финалында, 8 районнан 14 команда катнаш- ты. Казан шәһәренең Р.Нәҗметдинов исемендәге шашка-шахмат мәктәбе укытучысы Павел Иванов баш хөкемдар булды.
Мәктәптә уенчыларны һәм тренерларны кайнар чәй һәм коймак белән каршы алдылар. Көн дәвамында ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. Ярышлар тантаналы шартларда бик матур башланып китте.
Башта шашка, аннан шахмат уйнадылар. Команда нәтиҗәсенә укучыларның һәм мәктәптә эшләүчеләрнең җыйган очколары кушылды. 3нче этап ярыш-
ларының нәтиҗәләре: 1нче урында Ашытбаш мәктәбе, 2нче урында Курса-Почмак мәктәбе, 3нче урында Саба районы Юлбат мәктәбе һәм Кукмара районы Манзарас мәктәбе булды.
Ел нәтиҗәсе 3 ярышның күрсәткечләрен кушып чыгарылды. 1нче урынны Ашытбаш мәктәбе (тренеры Наил Сабирҗанов) алды. 2нче урынга Шушмабаш мәктәбе (Вилдан Рәҗәпов), 3нче урынга Саба районы Юлбат мәктәбе (Равия Кәримова) лаек булды. Ел нәтиҗәләре буенча башлангыч мәктәпләр арасында Пөшәңгәр мәктәбе иң яхшы дип танылды (Гөлназ Котдусова).
Шәхси беренчелектә беренче тактада Илфат Шәрипов (Ашытбаш), икенче тактада Вячеслав Гаврилов (Ашытбаш) җиңде. Кызлардан беренче тактада Айзирәк Хәлимова (Ашытбаш) һәм Фирүзә Минҗанова (Яңа Кырлай), икенче тактада Алсу Гыйбадуллина (Ашытбаш) үзләрен иң оста уенчылар итеп таныттылар.
Мәктәптә эшләүчеләр арасында өч ярышта да Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин отты. Соңгы ике ярышта көндәшләрен 16:0 исәбе белән җиңде.
Ел тренеры булып Наил Сабирҗанов танылды.
Иң яхшы оештыручы һәм ел мәктәбе исеменә Ашытбаш мәктәбе (директоры Рәмизә Кавиева) лаек булды.
Җиңүче һәм призлы урыннарны алучы командаларга Кубок һәм дип- ломнар, җиңгән аерым уенчыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Ел җиңүчесе исеменә лаек булган Ашытбаш мәктәбенә шашка, шахмат классы спорт җиһазлары бүләк ителде.
Р.Гарифҗанова