Сөбханалла, Мөхәммәтнур абыйның тигезлеге бар
Лесхозда яшәүче Мөхәммәтнур Шәвәлиевка 90 яшь тулды. Мөхәммәтнур абый бәхетле кеше. Тигезлеге бар. Хатыны Фәния апа исән-сау. 64 ел бергә яшиләр! Килене Лилия: “Без бер гаиләдә өч буын яшибез”, — ди. Өлкәннәр төпчек улы Фаил гаиләсе белән көн итәләр.
Идән уртасында нык адымнар белән нәни Рөстәм йөри. “Дәвамчыбыз. Улыбыз Раил белән киленебез Викториянең улы, 1 яшь тә өч ай”. Мөхәммәтнур абый Фәния апа икесе дә Күлтәс авылыннан. “Гаиләдә ничә бала үстегез? ” – дип сорагач, Мөхәммәтнур абый: “Санап бетергесез”, – диде. Һәм санап китте: “Әхмәт, Нургали, Вәли, Мөхәммәтгали, мин Мөхәммәтнур, Хәйдәр. Арабызда бер кыз да бар әле. Ике абый сугыштан кайтмады: Нургали белән Вәли”. “Мөхәммәтнур сугыш вакытында атлар караган”, – дип сүзгә кушылды Фәния апа. Һәм сүзне дәвам итте: “Гомер итәргә бик әйбәт кеше булды Мөхәммәтнур. Әйбәт гомер кичердек. 6 бала үстердек. Балаларыбыз да бик әйбәт. Аллага шөкер”.
Озак та үтмәде, өйгә кунаклар килеп керде. Район башлыгы Илшат Нуриев, Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Лесхоз авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов. Юбилярны котларга килгәннәр. Район башлыгы Илшат Нуриев Мөхәммәтнур абыйны 90 яшьлеге белән котлады, Россия Президенты В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләр, чәчәкләр биреп, җылы итеп котлаганнан соң сөйләшеп утырдылар. Мөхәммәтнур абый урман хуҗалыгында бензовозда эшләгән елларын искә төшереп утырды. Саубуллашканда Илшат Нуриев: “Биш елдан тагын киләбез”, – дип юбилярның кулын кысты.
Без бу матур гаиләгә исәнлек-саулык, бәхетле көннәр телибез!
Румия Саттарова