Аңа 95 яшь тулды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Аңа 95 яшь тулды

23 апрельдә Арчада яшәүче Александра Федотова 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбилярны котлап, район аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин килде һәм РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ул бүгенге көндә кызы Лидия Михайловна белән гомер кичерә. Соңгы өч айда гаиләнең тормышы гел сынаулардан гына торган: февральдә Лидия Михайловнаның ире авырып бакыйлыкка күчә, апрельдә абыйсы, Александра Петровнаның улы Юрий мәрхүм була. Ялгыз йөрәкләргә кайгыларын уртаклашырга балалары, онык- лары бар, шөкер.

Александра Петровна җәй килүен көтә. Тизрәк җәйге кояшның җылы нурында коенып, капка төбенә чыгып утырасы килә, күрше-күлән белән аралашасы килә әбинең. Хәер, күршеләр гел кереп-чыгып, хәлен белеп йөри аның, авылдашлары да бу йортка юлны өзми. Һәммәсе биредә көтеп алынган кунак. Александра Петровна аларга җәен үзе җыйган дару үләннәрен өләшергә ярата. Медицина өлкәсе аның җанында яши. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгәнгә, дәвалау төрләре күңеленә кергән. Үзе бүгенге көндә дә халык медицинасы нигезендә, дару үләннәре генә кулланып дәвалана икән. “Дару эчкәне юк”, — ди кызы.

Александра Федотова Төбәк-Чокырча кызы. 9 балалы гаиләдә туып үсә. Тик кызганыч, абыйсы сугышта башын сала, ике апасы сугыш вакытында ачлыктан, салкын тиюдән дөньядан китеп баралар.

7 сыйныф тәмамлагач Александра әзерләүләр конторасында курьер булып эшли башлый. 1946 елда сугыштан каты яралар белән әтисе кайта. Аның авыртуларын, әрнүләрен бераз гына булса да җиңеләйтеп, ярдәм итеп булмасмы дигән өмет белән кыз, медицина өлкәсендә тирәнрәк йөзү максатыннан шәфкать туташлары әзерләү курсларына укырга керә. Укып бетергәч 6 ел Теләче хастаханәсендә, аннан Казанда туберкулез хастаханәсендә эшли, лаеклы ялга тимер юл хастаханәсеннән чыга. Тынгысыз йөрәге лаеклы ялга чыккач та тик кенә утырырга ирек бирми, авылда эшли башлый ул. Төбәк-Чокырчада аны Шура апа дип беләләр. Бүгенге көндә дә, аяклары йөреп торганда игелек кылудан туктамый, авылның чишмәләрен чистартып тора.

Александра Петровна аяклы тарих ул. Хәтер чоңгылында үткәннәрнең бихисап хатирәләре ята, хәтта 1952 елда гәҗиттә басылган файдалы мәгълүматларга кадәр саклый. Үткәннәре авыр булса да, бүгенге көненең рәхәтлегенә куанып яши ул.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International