Көнгә икешәр тапкыр Казанга барган
Арча районының иң еракта урнашкан авылларының берсе Байкалда булып кайттык. Сәяхәтебезнең сәбәпчесе – 95 яшен тутырган һәм олы юбилеен билгеләп үтүче Фәриха апа Гарипова. Капка төбендә үк безне улы Рәфәгать каршы алды, аннан оныклары Раилә белән Илгиз, социаль хезмәткәр Раушания Габдрахманова чыкты.
– Әле кәефе әйбәт иде, соңгы елларда аяклары авыртып, хәйран биреште, – диде Раушания ханым. – Бик тере хатын иде ул. Көнгә икешәр тапкыр Казанга барып кайткан чаклары булды. Берәр атна балалары кайтмый калса, ач ятмыйлар микән, дип чыгып китә иде. Оныкларын укытып чыгаруда да ул булышты.
Фәриха апа Байкал авылында туып–үскән. Сугыш башланганда кызга 17 яшь кенә була. Ул еллар аның хәтеренә эш белән генә кереп калган. Урман да кисә, окоп та казый ул. Куллары, аяклары сызлый. Аяклары авыртуы шул елларның зыкымыдыр да, күрәсең.
Ире Мәгъсүм сугыш ветераны. Исән-имин әйләнеп кайткач авыл Советы рәисе, аннан соң колхоз рәисе урынбасары булып эшли. Бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Рашатлары Казанда, Рәхимҗаны гаиләсе белән Рязаньда яши. Фәриха апа төп йортта улы Рәфәгать гаиләсендә. Алты оныгы, җиде оныкчыгы гына бар.
– Улым Илгиз белән икебез өйдә инде без. Килене, минем хатыным вафат булды. Ул барында җиңел иде, – ди Рәфәгать Гарипов.
– Атна саен мин кайтып йөрим, – ди Рәфәгать абыйның Арчадагы кызы, Фәриха апаның оныгы Раилә.
Ә башка көннәрдә ярдәмгә Раушания керә. Аның күршедә генә булуы бик уңай. “Көнгә берничә тапкыр кергән вакытлар да була”, – ди ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Фәриха Гарипованы олы юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
– Путин бер дә онытмый инде мине, – диде Фәриха апа. – Рәхмәт килүегез, бүләкләрегез өчен.
100 яшьтә дә очрашырга язсын.
Гөлсинә Галәветдинова