Аң булыйк, бер-беребезне күздән югалтмыйк
Районда санитар-экологик хәлне яхшырту – тирә-юнебезне яшелләндерү, оешма, предприятие территорияләрен, шәхси хуҗалыклар капка төпләрен тәртипкә китерү буенча икеайлык игълан ителде. Ул беренче апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Хәтерлим әле, моннан биш–алты ел элек җаваплы кешеләр белән авыл саен йөреп, аның һәр почмагына, тыкрыгына, елга буйларына кереп чисталык тикшереп йөри идек. Файдасы тиде бит. Хәзер шәһәр урамнары гына түгел, авыллар да балкып тора. Язга чыгу белән хуҗалар капка төпләрен тәртипкә китерә башлый, артык әйберләрне юк итә. Юк, штрафтан курку гына дип әйтмәс идем мин моны, кешенең аңы үзгәрде. Чис- талыкның кемгәдер түгел, үзләренә кирәк икәнен аңлады. Шуңа яз җитеп, кар астыннан чүпләр калкып чыгу белән, чистарту эшенә тотыналар. Редакциягә түгәрәк өстәлгә килгән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш белән дә шул вакытларны искә төшереп алдык.
– Әле дә бар ул. Хәзер административ комиссия тикшереп йөри. Икеайлык чорында һәр чәршәмбе, шимбә көннәрендә оешма, предприятие территорияләрен, йорт яннарын җыештыру буенча өмәләр үткәрелә. Халыкны бу чараларда актив катнашырга чакырабыз. Санкцияләнмәгән чүплекләрне барлау, аларны бетерү буенча да эш алып барыла. Фототозаклар, камералар белән квадракоптерлар бар хәзер. Кемнең шундый чүплек тудырганын күреп була. Алар белән эшнең нәтиҗәләре дә күренә. Министрлыктан вертолет ярдәмендә күзәтү оештырыла. Квадракоптерлар су буйларына да куела. Елганың озынлыгына карап, машиналар 50 метрдан 200 метрга кадәр елгага якын килергә тиеш түгел. Бу Табигатьне саклау кодексын бозу дип атала. Физик затлар өчен штрафы 3000 сум.
20 апрельгә кадәр укучылар өчен “Яшел карандаш” дигән республика рәсем бәйгесе үткәрелде. 5 июньдә нәтиҗәсе дә булачак. Батареялар җыю буенча акция апрель–май айларында да дәвам итәчәк. Катнашырга теләге булган кеше батареяларны безнең идарәгә китерә ала. Башкарган эшләре турында #эковесна–2019 хештегы белән мәгълүматлар биреп барсалар, алар безгә дә күренәчәк.
Без үзебез дә экология мәсьәләләрен яктыртуга зур игътибар бирәбез, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле чаралар, очрашулар, семинарлар, ачык дәресләр үткәрәбез.
“Мәктәп экопатруль” бәйгесе дә ел дәвамында бара. Барлык укучылар катнаша, электрон дневникларындагы логин–пароль белән приложениегә кереп, үзләре тап булган санкцияләнмәгән чүплек урынын әйтеп, фотосын җибәрә ала. Әйтүчеләргә баллар җыелып барып, бүләкләр дә бирелә.
Апрель–май – янгын куркынычы зур булган айлар. Шуңа 25 апрельдән 10 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә. Түгәрәк өстәлебезнең икенче кунагы Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын сүндерү бүлеге өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов бу көннәрдә халыкка нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында әйтеп үтте.
– Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу, чүп-чарны, үләнне, контейнерлардагы чүпне яндыру, ачык утта азык әзерләү, шулай ук участокларда, кыр- ларда, йортлар янында, ачык территориядә коры үләнне яндыру, билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту, сүндерелмәгән төпчекләрне калдыру һәм янгын куркынычы тудырган башка эшләрне башкару катгый тыела. Язгы кыр эшләре вакытында да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән чараларны үтәргә кирәк. Учак кабызырга һәм пиротехника кулланырга да ярамый. Балаларны күзәтеп, карап торыгыз, аларга ут белән уйнарга ирек бирмәгез. Кайдадыр коры үлән, чүп-чар яки учак янганны күрсәгез, яныннан тыныч кына үтеп китмәгез, сүндерергә тырышыгыз, үзегезнең көчтән генә килмәсә, тиз арада янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез.
Авыл җирлекләре башлык- лары бу чорда үз вазыйфаларын яхшы белә, хуҗалык- ларга да белешмәлекләр таратыла. Газета-радио аша да мәгълүматлар бирелеп барыла. 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк.
– Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта нинди чаралар күрелә?
– Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта. Гражданнарга ул 4000, вазыйфаи затларга 30000, шәхси эшмәкәрләргә 40000, юридик затларга 400 мең сумга кадәр салына.
– Алдагы елларда андый очраклар булдымы?
– Статистикага күз салсак, махсус режим вакытында 2017 елда – 3, 2018 елда 5 кешегә штраф салынды. 2019 елда бу чорны бергә матур гына үткәрик, янгыннар тудырмыйк, аң булыйк, бер-беребезне күздән югалтмыйк.
Гөлсинә Зәкиева