Үзем теләп чистартам, агач утыртам
Бу көннәрдә шәһәребез күзгә күренеп чистара. Хезмәт коллективлары өмәгә чыга, шәхси йортлары белән яшәүчеләр үз тирәсен чистарта, күп фатирлы йорт яннары шулай ук матурлана. Ә шимбә көн Арчада үткән өмә үзенә бер төрле кызыклы булды. Алдан игълан иттеләр дә, кем тели – шул өмәгә чыкты.
Үз теләкләре белән өмәгә килүчеләр район Мәдәният йорты янына җыелдык. Үзебезнекеләрне күргәч, күңелгә рәхәт булып китте. Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин, редакция хезмәткәрләре Резедә Хәкимҗанова, Гүзәл Зәйнуллина, Гөлназ Газыймова... Башка хезмәт коллективларыннан да таныш йөзләр күп иде. Киттек туп-туры Казансу елгасы буена!
Шимбә көн җылы, матур булды. Казансу паркында бигрәк тә күңелле! Агач, куаклар бөреләнеп килә. Җир өсте яшелләнә бара. Күккә карасаң – кыр казлары оча... “Ничек мондый көнне өйдә утырырга кирәк, – ди ветеран педагог Ленар Заһидуллин. – Газетадан игъланны укыдым да, көрәкне алып, өмәгә килдем. “Үзәк” территориясе үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина да биредә – оештыра да, кулына тырма, көрәк тә ала.
Шимбә – Бөтенроссия урман утырту көне дә. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов үзләре үрнәк күрсәтә. Агач утырттылар. Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин шулай ук агач утыртуда катнашты.Ул көнне районда барысы 7 мең төп агач утыртылды. Шимбә өмәсендә Арчада 400ләп кеше катнашты, ә районда – 760 кеше. “Бердәм Россия” Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Арчадагы “Ак Барс” банк филиалы җитәкчесе Рамил Гыйматов, “Россельхозбанк”ның Арчадагы өстәмә офисы җитәкчесе Эльмира Абзалова, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин – бар да шунда. Коллективлары белән. Район үзәк хастаханәсе коллективы да күмәкләшеп өмәдә. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була.
Арча станциясендә яшәүче Гөлшат Нотфуллинага кайчак аптырыйм: кышын чаңгыда йөрергә чыксаң – Гөлшат очрамый калмый, җәен велосипедка утырсаң – Гөлшат та каршыга велосипедта килеп чыга, Арча станциясенә мәдәни үзәккә спектакль карарга төшсәң – Гөлшат та спектакль карый, үзәк китапханә уку залына үтсәң – Гөлшат лекция тыңлый, инде менә өмәдә дә Гөлшат... “Кеше арсында күңелле! – ди Гөлшат. – Бергә-бергә эшләүләре нинди рәхәт! Чисталык үзебез өчен. Әнә, күрәсез бит, парк-та өлкәннәр ял итә, балалары белән яшь әниләр дә йөри. Кичен кеше тагын да күп була монда”.
Әйе, Казансу паркы халык өчен менә дигән ял итү урыны. Ватмыйча, җимермичә, пычратмыйча саклап тотарга гына кирәк. Үз теләгең белән өмәгә чыгу яңалык түгел. Зиратларны чистартканда еш кулланыла ул. Игъланны язып эләләр дә, билгеле бер көнне өмәгә җыелалар. ”Үзем теләп өмәгә килдем!”, “Үзем теләп чистартам, агач утыртам”ны ешрак кулланырга кирәк безгә.
Ә беренче гомумшәһәр өмәсенә катнашучыларга рәхмәттән башка сүз юк. Мондый өмәләр әле тагын булыр, башкалардан гаеп эзләгәнче, әйдәгез, аларында бергәләп тагын да активрак катнашыйк!
Румия Надршина