Без – Тукайны зурлыйбыз
Гадәттәгечә, бу ел да Тукай исеме белән башланып китте. Яз керү белән бөтен җиһанга Тукай рухы иңде. Төрле чаралар, шигырь укучылар бәйгеләре, шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерүләр һәм башкалар – бар да – олысы-кечесе, баласы-чагасы шул хис белән яшәде. “Без – Тукай якташлары” дигән шигырь укучылар бәйгесе гөрләде.
Үзәк китапханә оештырган “Без Тукайны укыйбыз” дигән әдәби марафонда 1500 кеше катнашты, аңа башка район, шәһәрләр шигырь сөючеләре дә кушылды. Шәрык бистәсендәге Тукай скверы каршында “Шәрык” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе, “Каурый каләм” иҗади берләшмәсе, китапханә һәм район Мәдәният йорты зур чара оештырды.
Тукай туган көнне Арча Мәдәният йорты каршында шигырь бәйрәме оештырылды. Анда әлеге бәйгеләрдә, марафонда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулаган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучы яшьләр һәм өлкәннәр чыгыш ясады. Һәр чыгыш соклану уятты. Субаш Атыдан 5 сыйныф укучылары Айнур Гарипов, Хәлил Вәлиев “Сак-сок”ны укыганда күзне яшь томалады, Носыдан Алинә Егорованың “Кәҗә белән Сарык” әкиятен көлә-көлә тыңладылар. Беренче рус мәктәп укучысы Алинә
Гатауллина “Пар ат”ны искиткеч матур сөйләде. Кыскасы, һәр чыгыш чыннан да җиңүгә лаек иде.
27 апрель көнне Яңа Кырлай Тукай туган көнен билгеләп үтте. Бирегә Татарстаныбыздан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунаклар – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белгечләре килде. Араларында Карачай-Черкес республикасы халык шагыйре Аскер Додуев, Башкортстаннан Хисмәтулла Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Чувашстанның халык шагыйре Валерий Тургай, танылган шагыйрь Ренат Харис, шагыйрь
Газинур Морат, драматург, прозаик Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһим, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, 2019 елгы Тукай бүләге ияләре прозаик, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин, якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та бар иде.
– Икенче ел рәттән районыбызда туып-үскән шәхесләрнең Тукай бүләге иясе булуы – безнең өчен зур дәрәҗә. Айдар Фәйзрахманов – безнең районнан алтынчы лауреат, – диде район башлыгы Илшат Нуриев кунакларны сәламләп.
– Айдар Фәйзрахманов Татарстан брендын ясаган, үзенең иҗат җимешен республикага гына түгел, бөтен дөньяга таныткан, татар халкының бөтен уй-фикерләрен, җыр-моңнарын, киемнәрен чит илләргә күрсәткән кеше, – диде Данил Салихов.
Ул шулай ук туган телебезне саклауга, Тукаебызны зурлауга зур өлеш керткән өчен район башлыгы Илшат Нуриевка Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын да тапшырды.
– Тукай шигырьләре аша кешеләр бер-берләренең күңелләренә үтеп керә. Аны белгән, укыган кеше начар була алмый, – диде Аскер Додуев һәм үз телендә Тукай шигырьләрен укыды.
Айдар Фәйзрахманов якташларына бүләк итеп үзе җитәкләгән Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблен алып кайткан иде. Ансамбль башкаруындагы татар халык җырлары, биюләре шигырь бәйрәмен милли моңга күмде.
– Урта Бирәзәдән мин. Беренче мәктәптә укыдым. Рус мәктәбендә белем алган татар егете буларак мин гомерем буе ана телендә сөйләштем, җырладым. Балаларым, оныкларым да татар телендә сөйләшә. Бөтен дөньяны әйләнеп чыгып, татар халкы кебек матур әдәбиятлы, динле, мәдәниятле халык очратмадым. Татар булуыгыз белән горурланып яшәгез, – диде Тукай бүләге иясе Айдар Фәйзрахманов.
Чарада төрле бәйгеләр җиңүчеләре дә чыгыш ясады, “Без Тукайны укыйбыз” хэштегы белән инстаграм аккаунтында барган әдәби марафонда төрле номинацияләрдә җиңү яулаганнарны да билгеләп үттеләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Фойедагы Арча сәнгать мәктәбе, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты коллективлары тарафыннан оештырылган рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәләре Тукай бәйрәмен тулыландырды, ямьләндерде. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Соңыннан кунаклар музейда, Сәгъди карт йортында булдылар, Яңа Кырлайдан соң Кушлавычка юл тоттылар, Арчага кайтып, үзәктәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Гөлсинә Зәкиева