Наласада төнлә дә чәчәләр
Районда язгы кыр эшләре узган елга караганда бер атна-ун көнгә иртәрәк башланды. Былтыр “Курса МТСы” ширкәте 5 майда чәчүгә чыккан булса, быел 25 апрельдә керештеләр.
“Игенче” ширкәте басуларында 27 апрельдә булдык. Хәниф Вильданов комплекс белән бодай чәчә иде. Төнге сменада Харис Вильданов 60 гектар чәчкән. “Комплекска орлык салу өчен 7–8 минут вакыт китә, бер салганы 12 гектарга җитә”, – ди Хәниф Вильданов.
– Салкыннарның чәчкән орлыкларга зыяны юкмы? – дип кызыксындык.
– Агулап чәчкән орлыкка бернинди зыяны юк, – диде баш агроном Марат Вахитов. – Әле алар шыта башламаган.
Бодай чәчсәң суга чәч, арыш чәчсәң көлгә чәч, дип әйтеп калдырган безнең ата-бабаларыбыз да. Дымның никадәр кадерле икәнлеген алар да яхшы белгән.
Язгы сабан культуралары чәчеләсе иң күп мәйданнар да “Игенче” ширкәтендә – 4127 гектар. Ике сменада эшләп тә бик таманга туры килә. “Рапсны узган ел өч срокта чәчкән идек, кайчан ничек буласын белеп булмый, соңгы срокта чәчкәне гектардан 33 центнер уңыш бирде”, – ди хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдинов.
“Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Казанка” хуҗалыклары арпа чәчә.
29 апрельгә “Кырлай”, “Игенче”, “Курса МТСы”, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтләре 1700-1050 гектарда күпьеллык үләннәр, “Игенче”, “Ак барс агрокомплексы”, “Яңарыш” ширкәтләре 1900-1024 гектарда уҗымнар тукландырдылар.
“Кырлай”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Яңарыш”, “Ак барс агрокомплексы” ширкәтләрендә 2000-1000 гектарда зәп җирләре тырмаланды.
Узган шимбәдә хуҗалыклардагы сиптергечләрнең әзерлеген кабул итү булды. Бер караганда гаҗәбрәк тә кебек – әле чәчү чәчмәгән, ә инде сиптергечләр турында кайгырталар. Төптәнрәк уйласаң, бу агрегатлар уңыш язмышын хәл итүдә бик мөһим роль уйный бит. Хәзер көннәр җылытуга корткыч бөҗәкләр хәрәкәткә киләчәк, төрле авырулар да уңай вакыт көтә. Соңгы елларда әлеге агрегатлар агу-химикат сибү өчен генә түгел, үсемлекләрне кыяктан тукландыру өчен дә кулланыла. Хуҗалыклар аларның үзйөрешлеләрен дә ала башлады.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин җитәкчелегендәге комиссия һәр сиптергечнең ничек эшләвен карап чыкты, алар да эшләячәк механизаторларның документлары тәртиптә булуын да игътибар иттеләр. Соңыннан җиңүчеләрне билгеләделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов беренче урынны яулаган Марсель Нәбиевка (“Северный” ширкәте), икенче урынга лаек булган Илдус Шәриповка (“Кызыл Яр”), Айрат Хәсәновка (“Ак барс” агрокомплексы”), өченче урынны алган Надир Насретдиновка (“Аю”), Таһир Гыйбадуллинга, Илдус Кәримовка (“Яңарыш”) район башлыгының Дип-
ломнарын һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Ильяс Фәттахов