“Алар – безнең бәхетебез”
Ишектән керүгә мине якты йөз белән хуҗабикә, дүрт бала анасы Айгөл Габделхакова каршы алды. Кыска гына буйлы, чандыр гына гәүдәле, әмма гаҗәеп җитез, мөлаем бу ханым шунда ук игътибарымны җәлеп итте. Икенче бүлмәдән ире Илнур да чыкты. Казанда эшли икән, әлеге вакытта ялда.
– Балаларның берсе бакчада, икенчесе мәктәптә шул әле. Менә төпчегебез белән икенче улыбыз Илназ гына өйдә, – диде Айгөл күп балалы ана буларак аның турында язарга теләвемне белгәч.
Ят кешене күреп әнисенең аягына килеп сарылган нәни Азалия аның алдына ук менеп кунаклады, озакламый күкрәгенә башын салып изрәп йок-лап та китте. Без Айгөл белән әле шактый сөйләшеп утырдык.
– Мин үзем Шушмабаштан. Биш балалы гаиләдә туып-үстем. Игезәк сыңары. Әнием Резеда гомере буе укытучы, әтием Габделфәрт совхозда тракторда да эшләде, ат белән хуҗалыктан сөт тә җыйды. Хәзер икесе дә лаеклы ялда, – диде үзе белән таныштырып Айгөл. – Гаиләдә барыбыз да югары белемле. Игезәк сыңарым Айсылу белән икебез педагоглар. Айсылу Казанда яши, балалар бакчасында эшли. Айзирәбез Арчада “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияче. Гөлнәзирә Кукмарада, ул хисапчы һөнәрен сайлады. Арабыздагы бердәнбер егетебез Булат Арчада эшли. Кызлар гаиләле, Булат та өйләнергә йөри.
Айгөл үзе укуын тәмамлагач, башта Казанда эшли. Аннан кияүгә чыгып Арчага кайта. Түбән Мәтәскәдә, Арчаның өченче мәктәбендә укыта.
– Язмыш Арча егете белән очраштырды. Айзирәбез Арчада эшләгән Дамир исемле Яңа Ашыт егете белән танышкан. Дамир үзе белән бергә хезмәт иткән Илнур исемле егетне алып кайткан. Айзирә белән миңа да яннарына чыгарга туры килде инде. 2005 елда өйләнешеп тә куйдык. Дамир белән Айзирә дә бергә кушылдылар, – ди Айгөл.
Бер елдан яшь парның беренче кызлары Назгөл туа. Ул хәзер беренче мәктәптә алтынчы сыйныфта 4–5 билгеләренә генә укый. Бассейнга йөри, бадминтон уйный, медальләре дә бар. Инглиз телен өйрәнә. Гөлназларына дүрт яшь, ә кечкенә Азалиягә ике яшь ярым. Өч кыз янында бер уллары – Илназлары да бар. Әмма ул баланың тумыштан мөмкинлеге чикле. Айгөл хәзер өйдә шушы баланы карый.
– Илнур бик әйбәт булды. Илназны бик ярата. Кечкенә вакытта мендәргә куеп йөртә иде. Миңа да бик ярдәм итә, – диде Айгөл ирен мактап. – Бу фатирны ипотекага алдык. Түләп бетердек инде. Хәзер йорт урыны бирделәр. Айван авылы янында. Йорт сала башладык. Үз көчебез белән. Илназ өчен дип. Аның белән урамга чыгып йөрергә. Өченче каттан төшеп йөреп булмый. Аннан Илнурның әти–әнисе, үземнекеләр бик булыша. Аларга да чиксез рәхмәтлемен. Бай яшәмәсәк тә, тормыштан зарланмыйбыз.
Ана өчен нинди генә булмасын, бала бала инде. Илназы турында аеруча якын итеп сөйли Айгөл. Шул баланы аякка бастыру өчен үзен дә, көчен дә, вакытын да кызганмый. Башка балаларының да үсеп килүләренә сөенеп туя алмый. Назгөле әнисенең уң кулы икән. Өй эшләренә дә булыша, балаларны да карый.
– Исән-сау гына булсыннар, – ди Айгөл караватта мышнап йоклап яткан нәни кызына наз белән карап. – Алар – безнең бәхетебез, шатлыгыбыз, өметебез.
Гөлсинә Зәкиева