Булачак эшмәкәрләр
Берникадәр тыңлармын да, китәрмен дигән идем. “Тукта, тагын бер проектны гына тыңлыйм инде дия-дия”, кичке сәгать 5 тулганны сизми дә калганмын. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә беренче тапкыр бизнес-проект конкурсы булды. Конкурсның иганәчесе – шәхси эшмәкәр Назим Сибагатов. Түгәрәк өстәл артына җыелып сөйләшәләр. Башка эшмәкәрләр белән дә очрашалар. Соңыннан укучылар проектларын якладылар. Эшләр кызыклы иде.
Китап кибете ачу, милли киемнәр, бизәнү әйберләре (алка, беләзек, йөзек һ.б) эшләү, сабын күбеге, файдалы ашамлыклар, татлы ризыклар әзерләү, мультфильм иҗат итү, пластик шешәләр җыю, начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр өчен электрон сизү җайланмасы булдыру, сатып алучы һәм сәяхәтчеләрне кызыктыру өчен китап тышларын күннән һәм башка кызыклы һәм затлы әйберләр белән тышлау һ.б. – темалар күп төрле иде. Мәктәп директоры Эльмира Сафина башыннан ахырына кадәр проектларны игътибар белән тыңлап утырды. Арчада кафе тотучы Альберт Зарипов та жюрида эшләде. Иганәче һәм эшлекле киңәшләрен бирүче шәхси эшмәкәр Назим Сибагатов проект яклаучыларга сорауларны яудырып кына торды.
Укучылар үз проектларын кыска һәм аңлаешлы итеп сөйли белделәр. Үзем дә, тыныч кына тыңлый алмадым, кызыксындырган сорауларымны бирдем. 10В сыйныф укучысы Ядкәр Галиәхмәтов чыгышын гади һәм кызыклы итеп башлады: “Хәзер китапны бик сатып алмыйлар һәм укымыйлар да. Безнең районга туристлар күп килә. Габдулла Тукай музеена кунаклар еш кайта. Ә нишләп әле китапларны матур итеп тышлап, сатуга куймаска? Элек хәтта китап тышын фил сөягеннән эшләгәннәр...” Һәм ул күннән тышланган китапны, паспорт, кенәгәләрне жюри өстәленә куйды. “Идея үзегезнекеме, әллә киңәш иттеләрме?” – дип сорадык. “Үземнеке”, – диде егет. Өметле проект.
6А сыйныф укучысы Солтан Сибагатов “Өченче күз” дигән электрон җайланма эшләү турында хыяллана. Әтисе Назим Сибагатов: “Бер елны без “Ярдәм” мәчетендә булдык. Анда бөтенләй күрмәүчеләр бернинди ярдәмсез йөриләр, тиешле бүлмәгә керәләр, укыталар, эшлиләр. Урамда да шулай йөри алса икән алар! Солтанда күрмәүчеләр урамда да иркен йөри алсыннар өчен электрон җайланма эшләү идеясе туды. Моны тормышка ашырып була, дип уйлыйм мин”. Әйбәт булыр иде!
9В сыйныф укучысы Илсөяр Абдуллина мәктәп каршында балалар өчен стоматология кабинеты ачу турында бизнес-проект эшләгән. Кирәкле теманы эләктереп алган. “Районга балалар өчен стоматология кабинеты кирәк, – дип сөйләде ул. – Алайса Казанга йөриләр”. Проект тормышка ашмаслык түгел, уйлап кына бетерергә кирәк.
Ә менә 8В сыйныф укучысы Нәргизә Фатыйхованың нияте – китап кибете ачу. Кибеттә төрле кичәләр, очрашулар да оештырылачак. Шәп идея!
7А сыйныф укучылары Азалия Шиһабиева, Камилла Абдрахманова, Азалия Мөбарәкова Арчада файдалы ризыклар кафесы ачу турында уйлыйлар. Проектлары кызыклы. Ә нишләп әле Арчада шундый кафе булдырмаска?!
6Б сыйныф укучысы Алмас Абдуллинга пластик шешәләр җыю буенча, мөгаен, иң күп сорауны биргәннәрдер. Һәркайсыбызны борчыган мәсьәлә бу. Алга киткән илләрдә пластик шешәләрне автоматлар – фандоматлар җыя. Безнең илгә дә әкренләп керә бу. Автоматка шешәне куясың, ә ул ала да, сиңа акча бирә. Автоматлар белән күпме пластик шешәләрне җыеп булыр иде! Башкача бу өлкәдә тәртип салып булмас кебек...
Һәр бизнес-проект турында сөйләп була. Әмма сүз озакка китәчәк. Җиңүчеләрне атап үтәбез. 1нче урын 3Б сыйныф укучысы Йосыф Фаздаловка мульт- фильмнар эшләү буенча онлайн мәктәп бизнес-проекты өчен бирелде. 2нче урын – 6А сыйныф укучысы Солтан Сибагатовка “Өченче күз” электрон җайланмасы проекты өчен, 3нче урын 10В сыйныф укучысы Ядкәр Галиәхмәтовка китапларны, блокнотларны тышлау проектына бирелде. Аларга дипломнардан тыш, акчалата бүләкләр дә тапшырылды. Бизнес-проектта катнашкан һәр укучы сертификатлы булды. Уңышлар телик булачак эшмәкәрләргә!
Румия Надршина