Рухи яктан бай булыйк

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Рухи яктан бай булыйк

Аллаһы Тәгалә биргән җирдәге нигъмәтләрне көзге уңыш итеп җыйсак, яз айлары зиһеннәргә тупланган белемнәрне барлый торган вакыт буларак кабул ителә. Дини гыйлем бирүче уку йортларында да апрельдә “уңыш җыеп алу чоры”, бу айда шәкертләр мөгаллимнәре алдында алган гыйлемнәрен дәлилләп имтихан тота.

Апрель ахырында Арчаның Җәмигъ мәчетендә район җирлегендә урнашкан мәчетләрдә гыйлем өстәгән укучылар гына түгел, аларның мөгаллимнәре дә, укучылары өчен борчылып, имтихан тоткандай булды. Башта үз авылы мәчетләрендәге иң оста Коръән укучы балаларны сайлап алып зона турына алып барсалар, бу көнне әнә шул зоналарда җиңгән иң укымышлыларын бирегә Коръән уку бәйгесендә катнашырга алып килгәннәр. Бәйгедә Арча һәм авыл мәчетләрендә укучы 95 бала көч сынашты. Алар белгәннәрен 3 төркемгә бүленеп күрсәтте: беренче төркемдә 5 сүрә, икенче төркемдә 10 һәм өченче төркемдә 15 сүрәне яттан сөйли белүчеләр. Кызлар белән ир балалар аерым көч сынашты.

Гадәттә, районда узучы дини чараларны мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин үтемле вәгазь яки Коръән сүрәсе белән башлап җибәрә. Бүген дә шулай булды. “Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә Коръәнгә ябышып яшәргә насыйп итсен”, – диде ул. Бәйгене башлап җибәрү өлешендә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның да катнашуы һәм вәгазе нур өстенә нур булды. “Коръән бәйгеләрен үткәрү бик кирәк. Мондый ярышларда катнашыгыз. Җөрьәт итеп катнашу ук үзе җиңү инде”, – дип катнашучыларны рухландырды ул.

Бәйгенең башлангычы Рая абыстайга барып тоташа. 2006 елда ул балалар арасында әлеге бәйгене район күләмендә башлап җибәрә. Балалар күңеленә иман нуры иңдерүче, динебезгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылучы бәйгенең киләчәге дә дәвамлы булсын.

Иганәче Рүзәл Гәрәев ярдәме белән һәр катнашучыга бүләк әзерләнгән. Ә җиңүчеләр түбәндәгеләр булды. Кызлар арасында 1нче төркемдә Мәрьям Әхмәтова (1 урын), Адилә Кәбирова (2 урын), Сөмәя Сабирова (3 урын), 2нче төркемдә Ләйсән Фатыйхова (1 урын), Исламия Мөхәммәтҗанова (2 урын), Зилә Габдрахманова (3 урын), 3нче төркемдә Камилә Зыятдинова (1 урын), Алсу Шакирова (2 урын), Мәрьям Әхмәдуллина (3 урын). Ир балалар арасында 1нче төркемдә Ислам Галиев (1 урын), Азат Исмәгыйлев (2 урын), Инсаф Габдрахманов (3 урын), 2нче төркемдә Рамил Әминов (1 урын), Расих Мөхәммәтҗанов (2 урын), Сәйдәш Фатыйхов (3 урын), 3нче төркемдә Сөләйман Сабиров (1 урын), Габделнур Динмөхәммәтов (2 урын), Рәзил Хәсәнов (3 урын).

Чиканас мәчете каршындагы мәдрәсәдә укытучы Нәфига Нигъмәтҗанованың укучысы Исламия дә җиңүчеләр рәтендә. Әлбәттә, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү куанычлы. Бәйгегә өч бала алып килгән Нәфига абыстай авылдашларына 14 ел дәвамында дин сабагы укыта икән. “Быел 5 төркемдә ике мөгаллимә укыттык”, – ди ул. Пәйгамбәребезнең хәдисендә “Иң хәерле кеше шул, кайсылары Коръәнне өйрәнә һәм өйрәтә”, диелгән.

Шулкадәр баланың Коръән укып ярыша алырлык белеме булуы рәхәт тә, кызыктыра да. Өлкәннәр арасында да бер сүрә белмичә яшәүчеләр ничаклы бит. Рөстәм хәзрәт вәгазендә күңелгә керерлек фикерләр әйтелде. Аңлаган кешегә уйланырлык сүзләр бу. “Кызларның вазифасы – Коръән укырга өйрәнеп, рухи байлык туп-лау. Шул очракта гына алар киләчәк өчен күңелләрендә иман, рухи байлык булган балалар тәрбияли ала. Егетләр, сез Коръән аятьләре һәм намаз укый белсәгез, гади кеше сезне мулла итеп кабул итәчәк. Алар сезгә карап, үрнәк алып динне сайлый. Сезнең вазифа – диннең дәрәҗәсен саклый белү”.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International