Алар алдында баш иябез
Безне капка төбендә Җәмилә апаның балалары, оныклары җыйнаулашып каршы алды... Аларны күргәч, монда тулы бер сабантуе икән, дип сокландык. Җыелырга күңелле сәбәбе дә бар шул: Җәмилә апага 90 яшь тулды.
Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова юбилярга Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Район социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлегеннән дә котларга килделәр. Ире Гыйлемхан оста гармунчы була. “Гармунчылар матурларны ярата, сез яшь вакытта чибәр булгансыздыр?” – дип сорыйбыз. “Безнең әни дә, әти дә бик матурлар иде. Әти гармун уйнады, әни җырлады”, – дип сөйләде балалары. Җәмилә апа килене Равия белән яши. Улы Фәрит күптән вафат. Килен белән кайнана аерылмый. Бергә-бергә өч малай тәрбияләп үстерәләр. Җәмилә апаның балалары: “Равия әйбәт булмаса, безнең төп нигезгә кайтасы килеп тормас иде, – диләр. – Равиябез бик әйбәт. Шушында кайтасы килеп тора”.
“Безнең әти шушы нигездән чыккан, – дип сөйләде Мөрәледән Гөлсөя ханым. – Шуңа да якын бу нигез миңа. Туганнар белән аралашып торабыз”. Туганнары Гөлсөядән җырлавын үтенделәр. Өй эче моңга күмелде...
Гомерләрнең кадерләрен белеп,
Яшәргә дә әле яшәргә...
Җәмилә апа Минһаҗеваның “1941-1945 сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен” дигән медале һәм башка юбилей медальләре бар. “Сугыш елларын хәтерлисезме?” – дип сорагач: “Ничек хәтерләмисең инде?!” – дип, сорауга сорау белән җавап бирде. “Сугыш башланганда миңа 12 яшь булган. Җиңүне 17 яшьтә каршыладым. Колхозның нинди эше бар – безгә эләкте. Безнең балачак та, яшьлек тә эш белән үтте...”
Җиңүне Җәмилә апа кебек тыл ветераннары да якынайтты. Без алар алдында баш иябез... Һәм исәнлек-саулык телибез.
Румия Саттарова