Һәр көннең кадерен белә

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Һәр көннең кадерен белә

Ишектән килеп керүгә түр башында матур итеп киенеп, балкып кунакларны басып каршы алган юбилярны күргәч, шунда ук күңелләр күтәрелеп китте. Кызылъяр авылында яшәүче Сания апа Нурмөхәммәтованың эчкерсезлеге, кече күңеллелеге йөзенә үк чыккан иде.

Аның белән аралашуы да шундый рәхәт булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшыргач, юбилярның йөзе тагын да нурланып китте. Ә инде чәчәк бәйләмен кулына алгач, йөзенә шул чәчкәләр кебек алсулык йөгерде.

– Безне зурлаган өчен рәхмәтләр яусын, Аллаһы Тәгалә үзегезгә дә көтелмәгән җирләрдән шатлыклар китерсен, – диде ул. – 95, 100 яшьлек юбилейларда да очрашырга язсын.

Балачагы, яшьлек еллары турында сүз чыккач Сания апа:

– Бик авыр вакытка туры килде. 7 сыйныфны тәмамлауга олылар белән беррәттән эшләдем, ат та, сыер да җиктем, урман да кистем, торф та чыгардым, әни өчен Арчадан орлык та ташыдым. Аннан лаеклы ялга чыкканчы терлекләр карадым. Таза булдым, бер хезмәттән дә читләшмәдем, – диде ул.

Гаиләдә биш бала үсәләр. Сания апа икенчесе. Әтисе һәм абыйсы фронтка китә. Әтисе 1943 елда Курскта һәлак була, ә абыйсы исән-сау, әмма яраланып кайта. Хәзер аңа 94 яшь.

– 1960 елда армиядән бер аяксыз, икенче төркем инвалид булып кайткан авылдашым Муллахмәткә кияүгә чыктым. Протез белән йөрсә дә, эшсез утырмады ул, көченнән килгәнчә тырышты. 50 ел тигез, матур гомер иттек, ике бала үстердек. Аны да соңгы юлга озаттым, бердәнбер улымның үлемен кичерергә дә туры килде. Хәзер менә кызым Ләлә белән яшим, – ди Сания апа.

– Ләлә әнисен тәрбияләү өчен махсус авылга кайтты. Мари Иленең Красногорский бистәсендә яши ул. Үзенең ике баласы, дүрт оныгы бар, – дип аңлатып үтте Сания апаның элеккеге күршесе, авылның өлкән яшьтәге кешеләрен туплап, кирәк булганда аларга көченнән килгәнчә ярдәм итеп йөргән Фәридә Җәләлиева.

– Минем бөтен туганнарым диярлек шунда яши, – дип өстәде Сания апа. – 1936 елда бик каты ачлык булды. Авылда 360 хуҗалык иде. Күбесе гаиләләре белән Красногорскига күчеп китте, заводка эшкә урнашты. Тамак монда килгәч туйды, диделәр.

Бүгенге тормышыннан бик канәгать әби. “Кадерен белгән кешегә дөнья бик рәхәт хәзер. Яшәргә генә. Вакыт кына аз калып килә”, – ди. Сания апа күзләреннән зарланмый, газеталар укып, телевизордан яңалыклар карый.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International