Биш бертуган сугыш кырында ятып калган

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Биш бертуган сугыш кырында ятып калган

Арча район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Сикертән авылында яшәүче Минзада Газизованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Минзада әби гомере буе туган авылы Сикертәндә яши. 1941 елның октябрендә әтисе Газизулланың үлгән хәбәре килә. 1942 елда аның үзеннән хат килеп төшә. Әмма аңа исән кайтырга насыйп булмый. Алар биш бертуган сугыш кырларында ятып кала.

Әтиләре Тверь өлкәсендә һәлак булган. Сугыш барган урыннарда эзтабарлар аның медальонын таба, сөякләрен туганнар каберлегенә күчереп күмү вакытында Минзада апаны, туганнарын чакыралар. Пулеметчы булган ул, медальоны, бер пулясы Сикертән мәктәбе музеенда саклана.

 Галиулланың өч туганы Новгород, Ленинград өлкәләрендә, Карелиядә һәлак булган. Берсе хәбәрсез югалган. Ирексездән “Биш баласын югалткан ата-аналары ничек түзде икән? – дип уйлап куясың.

Минзадага бик иртә эшкә җигелергә туры килә. Булачак язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бер сыйныфта укый. Бик яхшы укый. Әмма 7 сыйныфны гына тәмамлап кала. Кассир итеп куялар, аннан хисапчы була.

– Мөхәммәт бер очрашканда: “И, Минзада, әрәм калды укуларың”, – дигән иде, – дип искә алды ул.

Минзада әби апасының улы Мансур салып биргән йортта яши.

– Апай, бурам бар, сиңа өй салып бирәм, – ди бу.

– Миңа 75 яшь инде, нинди йорт инде миңа, – дим.

– Ният әйткән сүзем бар, – диде дә, салып та бирде.

Минзада әби ялгыз гомер итсә дә, бер ялгызы түгел ул. Туганнары хәлен белеп, ярдәм итеп тора. Социаль хезмәткәр дә билгеләгәннәр үзенә, барысына да бик рәхмәтле.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International