Күзләрдә яшь, күңелләрдә авыр хисләр...

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Күзләрдә яшь, күңелләрдә авыр хисләр...

Ел да Җиңү көне алдыннан Суслонгерга барып, сугыш чорында биредә иза чиккән якташларыбызны искә алу традициягә әверелде. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов инициативасы белән, Арча ДОСААФы җитәкчесе Рөстәм Алиев ярдәмендә оештырылган бу чарада быел Илһам Низаметдинов җитәкчелегендә педагогика көллияте студентлары, алтынчы мәктәптән яшь гвардиячеләр белән бергә хәрби ветераннар – запастагы майор Юрий Козлов, 3 ранг капитаны Марат Әхмәдуллин да катнашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдьяров, Хәлим хәзрәт һәм Лин атакай да бар иде.

2015 елдан башлап бу юлы да Суслонгер зиратында булып, каберлекне чистарттылар, чәчәкләр утырттылар, Хәлим хәзрәт белән Лин атакай догаларын ирештерделәр.

– Минем әтием Кәрим дә Суслонгерда булган, – диде Хәлим хәзрәт. – Безнең авылдан тагын бер Кәрим исемле кеше белән. Әмма әти безгә берни дә сөйләмәде. Кәрим абый гына ничек ачтан тилмергәннәрен, авылдан ашарга китергәннәрен, тәмәкене икмәккә алыштырганнарын искә ала иде.

Ел да бер нәрсәгә игътибар итәм, хәзрәт дога укыган минутта күктә яктырып кояш чыга. Димәк, әрвахларга дога барып ирешә.

Безнең белән Әтнә район газетасы журналисты Сүрия Мингатина да барган иде. Ул да һәрвакыт күктәге үзгәрешкә игътибар итә икән. Шунда беренче тапкыр баргандагы бер вакыйганы да искә төшереп алды.

– Ул вакытта бистә халкы безгә сәерсенеп карады. Килү максатыбызны аңлап та бетермәделәр, бугай. Шулай да бар да зиратка җыелды. Хәзрәт дога укыганда елап басып торган бер ир-атка күзем төште. “Нигә елыйсыз? Сезнең дә якыныгыз биредә үлдеме әллә?” – дип сорадым. “Юк, шул авыр чор күз алдыма килде. Без балаларга әрдәнәләп өелгән үлгән кешеләрне, алар дошманнар дип аңлатып, чокырга ташларга куштылар. Тотып кына аттык. Дошман бит, нигә жәлләргә. Соңгы елларда гына аларның дошманнар түгел, үзебезнең кешеләр булуын аңладым”, – диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча.

– Хәрби лагерь булган урын моннан сигез километр ераклыкта, урман эчендә, – диде безне озатып йөргән бистә җирлеге башлыгы Сергей Кудряшов.

Урман эченнән хәрби лагерь булган урынга юл алдык. Тирә-якта кара урман – күккә ашкан биек агачлар, урыны- урыны белән сазлык. Шушы юлдан ачлы-туклы якташларыбыз җәяү йөргән бит. Ниһаять, хәрби лагерьга керү юлына килеп җиттек. Анда һәйкәл куелган, янында кояшта уңып беткән булуы белән шул елларны хәтерләткән кызыл флаг. Чокыр дигәннәре шушы урында булгандыр, күрәсең, дип уйлап куйдык. Безнең район башлангычын дәвам итеп, янына тагын ике һәйкәл куйганнар.

Землянкалар урыннары беленә әле. Беребез шунда котелок табып алды. Икенчебез чәнечкеле тимерчыбык тартып чыгарды. Күңел шомланып куйды. Агач арты саен кемдер безне күзәтә кебек тоелды. Әле дә шомлы урын бу. Бик озак тынычлана алмадым.

– Лагерьның мәйданы 8 квадрат километр булган. Хәзер биредә урман. Сугыштан соң утыртылган агачлар бу, – диде укытучы, шушы як тарихы белән кызыксынучы Галина Лихачева. – Биредә сугышка өйрәтү лагере булган. Кешеләр биредә ачтан тилмергән. Якыннары алып килгән ризыклар аларга барып җитмәгән. Суыктан газап чиккәннәр. Авырулар башланган, бик күп кешенең гомере өзелгән.

Галина Лихачева безне ике километр ераклыктагы Серебряная күленә алып китте. Беренче килгәннәр шушы күл буенда землянкалар казыганнар.

... Кайтыр юлга чыктык. Ни хикмәт, болытлар каплаган кояш тагын яктырып чыгып, урман беткәнче безне озата барды. Биредә ятып калганнар рәнҗеп ятмасын иде. Кызганыч, аларның исемнәре дә билгеле түгел. Монда булган вакыйгалар әлегә кадәр сер булып кала.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International