Сугыш чоры ятимнәре
Сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре... Әниләре белән калган балалар бәхетле булган әле. 2-3 кенә түгел, 5-7шәр балалар белән калып, аларны исән-сау үстергән аналарга һәйкәл куярлык! Ул елларның авырлыгы эзсез үтмәгән — арабызда инде сугыш чоры балаларының сафы да сирәгәеп бара.
Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, сугыш чоры балаларының күңелләре кат-кат тетрәнү кичерәдер, шул сугыш ятим калдырды да, балачактан тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр итте бит аларны. Ә арада дөм ятим калганнары да күпме!.. Бу язмам шундый ятимнәрнең берсе, балалар йортында үсеп, тормыш упкыннарына батмыйча, авыр сынаулар алдында сынмаган-сыгылмаган, көчле рухлы булып калган Вәлиулла Гатауллин һәм аның тормыш иптәше Хәсибә Мингази кызы турында.
Сәнгать дөньясында кайнап яшәүче Гатауллиннарны районда күпләр беләдер: Вәлиулла абый гармунын тартып җыр сузса, Хәсибә апа төрле чараларда үз иҗат җимеше – шигырьләрен сәхнәдән укып, елата да, көлдерә дә. Өстәвенә, икесе дә “Сүнмәс дәрт” театр коллективында уйный.
Гомере буе китап арасында кайнап яшәгән, китапханәче булып эшләгән Хәсибә апа сугыш ятимнәренең язмышын йөрәге аша уздырып, истәлек-китап язарга тәвәккәлләгән. “Казан арты” музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Без – кырык беренче ел балалары” дип исемләнгән кичәдә шул китаптан үзәк өзгеч мизгелләрне чагылдырган өзекләр дә яңгырады.
Расих Галимҗанов башкарган “Герман көе”нең сүзләре генә түгел, көе дә Вәлиулла абыйның ачы язмышын искә төшерә сыман. 1941 елның 12 гыйнварында Ленинград өлкәсе Парголов районы Пастор авылында дөньяга килгән Вәлиулла 3 яшь тә 6 айдан ятимнәр йортында яши башлый. Дошманнар басып алган җирдән апасы белән икесен әниләре үзенең туган ягына Мөслим районына алып кайта аларны. Әтиләре яу кырында башын сала, әниләре ачлыктан вафат була. “6 яшемә кадәр балалар йортындагы тормышны хәтерләмим, балаларның күп булуы гына истә калган, – дип сөйли ул. – 55 елның маена кадәр бер туганым да юк дип яшәдем, шул елны яныма авылдан әбиләр килде, берсе әтинең сеңлесе булган. Шулай итеп туганнарымны таптым”. Ә җәен аны авылга кунакка алып кайталар һәм Вәлиулла абый авылдан инде апасының да бу дөньяда юклыгын белеп килә. “Сугыш беткәч әти-әниләр балаларын ала, алар артыннан күңелебез белән елап карап калабыз. Мин гомеремдә авырлыклар алдында баш иелгәндә дә күз яшен күрсәтмәдем. Балалар йортында без яшелчә бакчасында эшләп, кулдан килгәннең барысына булышып, эшкә өйрәнеп үстек. Колхозга печән җыю, чөгендер утау кебек эшләрдә ярдәм итәргә дә, Әҗәкүл пристанена утын, Дербышки пристанена кирпеч бушатырга да алып баралар иде”. Инде ничә еллар үткәч сөйләргә генә ансат...
1962 елда ул армия сафларына алына. Аннан, “Татарлар арасында яшәрмен”, – дигән хыял белән, Казанга кайта. Мең кыенлыкларны җиңеп булса да, башта Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый, аннан юрист белгечлеге буенча югары белем алган Вәлиулла Шәйхулла улы Биектау, Арча районы эчке эшләр бүлекләрендә эшләп подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Кама Тамагыннан килеп мәдәният-агарту училищесында укучы Хәсибә атлы гүзәл белән дә милиция мәктәбе таныштыра аларны. Шөкер, Хәсибә апага Вәлиулла абый күргәннәрне күрергә язмаган. Алар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстереп, бүгенге көннәренә шөкер итеп яши. Ә язмыш ачы сынаулары белән сыный гаиләне: берничә ел элек улларын мәңгелеккә югалталар. Хәсибә апа ире турында: “Ул ятим үссә дә, тормышның бар ягын белеп, гаиләбезне үрнәк итеп төзи алды. Вәлиулланы бүгенге көндә дә бар кеше ихтирам итә, – ди. – Шушы китабымда меңәрләгән ятимнәрнең берсе турында истәлек язып калдырасым килде”.
Гатауллиннар гаиләсенең кешелеклелеге турында чыгыш ясаучылар күп булды кичәдә. Арча эчке эшләр бүлегеннән Ришат Сабиров бүлек җитәкчесенең Рәхмәт хатын алып килгән, Кама Тамагыннан ук Хәсибә апаның сеңлесе кайткан, Арчаның 5нче гимназиясеннән укытучы, Хәсибә апа белән озак еллар бер коллективта эшләгән Илфира Вәлиева укучыларын да алып килгән, кызлары Эльвира, оныклары, район сәнгать, иҗат тормышында бергә кайнаган фикердәшләре, дуслары... Һәммәсе бары якты хатирәләр турында гына искә төшерә, рәхмәтләрен җиткерә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган һәм тырышып-тырмашып уңышларга ирешкән кешенең күңелендә бары яхшылык кына урын алып, ул дөньяга һәрвакыт яратып караучан була.
Розалия Зиннәтова