“Казанка”да чәчүне төгәллиләр
7 майга район хуҗалыкларында 12205 гектарда сабан культуралары чәчелде. “Яңарыш”, “Игенче”, “Курса МТСы”, “Северный” хуҗалыклары 1950 –1060 гектарда чәчтеләр.
“Казанка” хуҗалыгы чәчүне 9 майга төгәлли.
“Кырлай” ширкәтендә бәрәңге утырта башладылар.
Район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга бүләкләр тапшырды. “Яңарыш” ширкәтеннән Фирдүс Мортазин, бертуган Илнар һәм Илнур Гыйльмиевлар, “Курса МТСы”ннан Мансур Хуҗиәхмәтов, “Казанка” ширкәтеннән Ингел Шәрипов, “Игенче”дән Илнар Ситтыйков район башлыгының Рәхмәт хатларына, акчалата бүләкләргә лаек булдылар.
Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров бик кызыксынучан, мәгълүматларга бай кеше. Март аенда үткән умартачылар җыелышында ул: “Менә күрерсез, май ае искиткеч матур киләчәк”, – дигән иде. Чыннан да, урамда чын җәй диярсең, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Аның июнь аена да фаразы йөрәккә май булып ятарлык: июнь яңгырлы булачак. Көтеп карыйк.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге агрономы Әхмәт Хәкимҗанов әйтүенчә, апрельдә 28 мм явым-төшем булган. Узган елның апрелендә 67,5 мм яуган. Норма – 35 мм. Бер метр туфрак катламында 180 мм дым бар. Начар түгел, әмма өске катламда дым азрак.
Ильяс Фәттахов