Районның мактаулы кешесе
Яңа Кенәрдә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб ага Халитовка 95 яшь тулды. Юбилее белән аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды. Бу көн Рәгыйб ага өчен икеләтә тантана булды. Аңа “Районның Мактаулы гражданины” дигән исем дә бирелде.
Каратайда туып-үсеп, Апаз мәктәбендә белем алган, Арча педагогика көллиятенә укырга кергән, әмма гаилә хәле авыр булуы сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр булган егет шул вакытта ук Сөрдедә укытучы буларак хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Тик киләчәккә хыялларын сугыш чәлпәрәмә китерә. 1942 елда ул армиягә алына, бер елдан сугышка керә. Украина, Молдовия, Румыния, Венгрияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Будапештта каты яралана.
– Без машинада бара идек. Яшеренеп калган фашист пушкадан атты. Кыйпылчыгы ишекне тишеп кереп, тез башын чәрдәкләде, Андреев дигән солдат яраланды, шоферның баш очыннан үтеп, тәрәзәне ватты. Андреев белән икебезне госпитальгә салдылар, аннан операция кирәк, дип мине үзебезнең илгә озаттылар. Таякка таянып йөри башлагач, өйгә кайтардылар, – дип искә ала Рәгыйб ага. – Аннан соң да әле ул аяк белән бик озак дәваландым.
Сугыштан соң ул яңадан мәктәпкә эшкә китә. Апаз, Мирҗәм, Илдус мәктәп- ләрендә укыта, читтән торып югары белем ала, Югары Орыга барып урнаша. Тик беренче дәрескә керергә генә өлгерә, аны мәгариф бүлеге мөдире чакырта һәм мәгариф бүлегенә инспектор итеп алулары турында белдерә. Булачак хатыны Фәния ханым белән дә алар шушы чорда танышып, кавышалар. Бергә яши башлауларына да 67 ел булган инде.
Рәгыйб ага мәгариф бүлеген дә җитәкли әле. Шул вакытта аңа зур эш – Яңа Кенәрдә ятим, фәкыйрь, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар өчен сигезьеллык интернат-мәктәп төзүне йөклиләр. Матди-техник базаны булдыру, белгечләр туплау, төзелеш эшләре һәм башкалар – бар да аның җилкәсендә була. Әйтергә генә җиңел. Республиканың 18 районыннан интернатка башта 120 бала килә, аннан аларның саны 280гә җитә.
– 15 елдан соң чит төбәк балаларына гына түгел, үзебезнекеләргә дә хезмәт күрсәтим әле, дип Яңа Кенәр мәктәбенә үз теләгем белән директор булып эшкә күчтем. Анда да зур күләмдә төзелеш эшләре алып барырга туры килде, – ди ветеран.
Лаеклы ялга чыкканнан соң да тик ятмый ул, авыл Советы рәисе була, янган клуб урынына яңасын төзетәләр, аннан җирле ветераннар оешмасын җитәкли. Авылда мәчет төзү өчен янып-көеп йөри.
– Җиде ел дигәндә мәчетне файдалануга тапшырдылар. Ул елларда Рәгыйбнең күзенә бернәрсә күренмәде. Мин дә, йорт та, гаилә дә онытылды. Ялсыз эшләүләр үзенекен итте, авырып та китте. 3-4 көн гомере калган, күңелегезгә авыр алмагыз, әзер булыгыз, дигәннәр иде. Ходай рәхмәте, гомере бетмәгән булган икән, – ди Фәния апа.
Туган авылы турында да онытмый, кайгыртып яши. Зиратын койма белән әйләндерү, сугышта башларын салган авылдашлары истәлегенә обелиск кую өчен акча бирә.
Гөлсинә Зәкиева