Җиңү көне белән!

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

9 Май – илебез тарихында һәм һәр гаилә тормышында аерым, онытылмый торган көн. Без бердәм халык икәнлегебезне шулай ачык аңлаган башка көн юк. Бөек Ватан сугышы – безнең гомуми кайгы, ә Бөек Җиңү – безнең гомуми шатлыгыбыз. Барлык кеше өчен авыр сынауга әверелеп, сугыш һәр гаилә язмышы аша узды, миллионлаган кешеләрнең тыныч тормышын бозып һәр йортка кайгы һәм югалту алып килде.

Бүген без үз куллары белән Җиңү яулаган, илне фашист басып алучыларыннан саклаган, тылда үз хезмәте белән фронттагыларга ярдәм иткән барлык кешеләрне хөрмәтлибез. Без алар батырлыгы алдында баш иябез, Ватан азатлыгы өчен көрәштә үз гомерләрен биргән һәм халыкларны, мәдәниятне, кешелекне явызларча юкка чыгарудан саклап калган һәркемне исемләп искә алабыз.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, без сезгә рәхмәт әйтәбез. Кырык бишенче елның язындагы шатлык өчен, шәһәрләрне һәм авылларны торгызган өчен, сугыштан соңгы буыннарның тыныч тормышы өчен рәхмәт. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, эшләребездә һәм омтылышларыбызда сезгә тигезләнәбез һәм эстафетаны кабул итеп, аталарыбыз һәм бабаларыбыз данын тагын да арттыру өчен барын да эшләрбез.

Әлеге олы бәйрәм көнендә чын күңелдән барлык ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм район халкын Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сугыш беркайчан да кабатланмасын, ә аның турындагы истәлек мәңге онытылмасын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим һәм, иң мөһиме, баш өстендә күгебез тыныч булсын!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International