Әфганчыларның " Сугышчан туганлык» Арча район иҗтимагый оешмасы Әфганстандагы сугышта катнашкан экспонатларны музейга тапшыра. Экспонатларның күп өлешен Мәскәүдән, якташыбыз, сугышчы Фазылҗанов Ильяс Фәһаль улы алып килгән, ул Гардез шәһәренең 56 нчы гвардий аерым десант – штурм бригадасында хезмәт иткән.
"Сугышчан туганлык» рәисе Баһаутдинов Сергей Лимус улы музейга Әфганстандагы сугышта катнашучылар истәлегенә 2 томлы китап тапшырды.