Җыр яшәтә дә, яшәртә дә

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Җыр яшәтә дә, яшәртә дә

Быел Җиңү бәйрәме, кайсы яктан алма, искиткеч югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Әзерлек тә көчле барды. Арча үзәге алдан ук матур итеп бизәлеп, бәйрәм төсе алды. Нәкъ уртасына зур сәхнә урнаштырылды. Бу әле безнең шәһәр өчен яңалык.

Парад башланганчы ук үзешчәннәребез тамашачыларның, кунакларның, ветераннарның күңелләрен күрде. Сәхнәдән сугыш чоры җырлары, шигырьләр яңгырады, сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде. Балаларны яшьләр алыштырды, өлкән үзешчәннәребез дә сәхнәгә күтәрелде. Казан филармониясенең алтын тавышлы җырчысы Әмир Әхмәдишин җыры Арча педагогика көллиятенең “Талисман”, сәнгать мәктәбенең “Глянец”, Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Аллегро” бию коллективлары чыгышы белән бизәлде.

Концерт программасы парадтан соң да дәвам итте. Үзебезнең җырчы сандугачыбыз Дамир Гасыймовның көчле тавышы еракларга таралды, Гүзәл Закирова “Катюша”ны башкарганда тамашачылар да аңа кушылды. Әнис Шакировның “Герман” көе “Җидегән чишмә” Арча халык театрының солдатлар каршы алу күренеше белән баетылды. Расих Галимҗанов, “Ләйсән”, “Патриот” вокаль ансамбльләре, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле чыгышлары да бәйрәм рухында үтте. Сәнгать мәктәбенең “Ар-и-Эль”, Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Сөембикә гөлләре” бию коллективлары чыгышлары концертны тагын да бизәде.

Читтәрәк, “Тайд-Фойл” сәүдә йорты каршында шигырь сөючеләр җыелган иде. Биредә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Яшәү өчен җиңдек бу сугышны” дип исемләнгән бәйрәм әдәби мәйданы оештырды. Апрель аенда район күләмендә уздырылган шигырь укучылар бәйгесе лауреатлары чыгыш ясады. Укучылар, китапханә, мәдәният йортлары, клублар хезмәткәрләре, укытучылар, балалар, өлкәннәр, үзешчән шагыйрьләр танылган шагыйрьләрнең, шулай ук үзләре иҗат иткән әсәрләрен сөйләделәр, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Җырлар да яңгырады.

Икенче мәйданда мәктәп, балалар бакчалары коллективлары сугыш чорын, тылдагы вакыйгаларны тасвирлаган сәхнәләштерелгән күренеш- ләр тәкъдим итте.

Бәйрәм һәм концерт моның белән генә тәмамланмады әле. Ул Җиңү паркында дәвам итте. Арча сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары искиткеч матур чыгышлары белән сөендерде. Паркны яңгыратып җырладылар да, сөйләделәр дә, аяклары талганчы биеделәр дә.

Ә кич белән үзәк сәхнә яңадан җыр сөючеләрне үзенә җыйды. Бу юлы биредә “Арча кичләре” бәйрәм концерты үткәрелде. Тик гадәттәгечә түгел, “Сугыш чоры җырлары: барыбыз бергә җырлыйбыз” дигән исем астында концерт-караоке итеп оештырылган иде. Беренчедән, “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион фестиваленең төрле елларда җиңүчеләре Алексей Родионов, Динар Шәрәфетдинов, шулай ук җырчы Зарина Хәсәншина, “Версия” триосы чыгышлары булды. Алар татар һәм рус телендә яраткан җырларын башкардылар. Экранда шул җырларның сүзләре чыгып барды. Теләгән кеше артистларга кушылды.

Җиңү бәйрәме салют белән тәмамланды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International