Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл мәгариф хезмәткәрләренең «ТатЧуМара-2019» XLVIII республика туристик слеты узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 10-13 май көннәрендә Зеленодольск муниципаль районының «Маяк «спорт комплексы» территориясендә Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл мәгариф хезмәткәрләренең «ТатЧуМара-2019» XLVIII республика туристик слеты узды. Анда Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Киров өлкәсеннән 11 команда катнашты.   Ярышларда Арча Укучылар Сарае командасы да катнашты. Дүрт көн дәвамында педагоглар табигатьтә палаткаларда яшәделәр. Спорт ориентлашуында осталыкларын күрсәттеләр, җәяүлеләр, су һәм велотуризм техникасы буенча команда ярышларында, шулай ук туган якны өйрәнү маршрутында катнаштылар. Педагоглар иҗади конкурсларда да сынатмадылар: фотога төштеләр, видеороликлар төшерделәр, кулинария сәләтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International