Үпкәләштән булмасын

2019 елның 17 мае, җомга

Үпкәләштән булмасын

Районның экология һәм чисталык комиссиясе белән Арча урамнарын карап йөрдек. Комиссиядә районның административ комиссиясенең җаваплы секретаре Айнур Таһиров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов һәм эколог Фәнил Закиров эшләде.

Иң башта Арчаның көнчыгыш өлешендәге урамнарда булдык. Сүз дә юк, урамнар матур. Йортлар көлеп тора, халык үз тирәләрен чистарткан, себергән, агачлар, чәчәкләр утырталар. Шаляпин урамында яшәүче Рамил Хәйретдинов чәчәк түтәлләрен вак таш белән матурлау белән мәшгуль иде. Берничә машина көпчәген бер-берсе өстенә куйган да тирәсен күзгә күренмәс сетка белән әйләндереп алган, арасына вак таш тезә. Бик матур чәчәк клумбасы килеп чыга.

ВЛКСМның 70 еллыгы урамының елга буенда яшәүче Александр Абросимов гаиләсен дә үрнәк итеп күрсәтәсе килә. Елга кырыен бик матур итеп тоталар. Чирәмлек. Ничек күңелле!

Ә шул ук вакытта бакчалары елгага чыккан кайбер гаиләләр елга ярын тәмам чүплеккә әйләндергән. Эколог Фәнил Закиров җирдән торып идарә итә торган аппарат белән югарыдан барысын да төшереп алды. Аннан матурлыкны да, кимчелекләрне дә уч төбендәге итеп күрәсең.

Елгаларга чүп ташлау гадәте бетеп бара. Бу биг-рәк тә Арча станциясендә сизелә. Чүплеккә баткан елгалар хәйран чистарган, яшел чирәм үскән. Кәҗәләрен, бозауларын арканлап куйганнар. Чис- талык үзеңә дә рәхәт шул.

Әмма шул ук вакытта чисталык, тәртип кагыйдәләрен бозучылар да бар. Үз территориясеннән читкә чыгып, җир биләүчеләр дә юк түгел. Шунда агач бәдрәф аунап ята, утыны өелгән, тагын әллә нәрсәләр... Номерсыз, иске машиналарны урамда тоту гадәтен дә бетерә алмыйбыз.

Кайбер йорт яннарын “тамыр җибәргән” төзелеш калдыклары ямьсезләп тора. Төзелеш материалларын вакытлыча капка төбендә тоту өчен шәһәр Советыннан рөхсәт кәгазе алырга кирәген дә әллә белмибез, әллә онытабыз, әллә кирәк санамыйбыз.

Чисталык кагыйдәләрен бозучылар белән комиссия әгъзалары сөйләште, өйдә булмаганнарга комиссиягә чакыру кәгазе җибәреләчәк. Эшләр комиссия утырышында каралачак.

Хөрмәтле газета укучылар, төзибез икән, төзелеш материалларын вакытлыча йорт янында саклау өчен шәһәр Советыннан белешмә алырга, әгәр дә якын көннәрдә төземисез икән, төзелеш материалларын эчкә кертергә, төзелеш калдыкларын шулай ук урамнан алырга кирәк. Чүпне, билгеле, елгаларга түгел, контейнерларга салырга. Чисталык, матурлык үзебез өчен. Комиссия урамнарда йөрүне дәвам итә. Үпкәләштән булмасын, дип кисәтә алар. Штрафлар зур.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International