Хөрмәтле Арча шәһәрендә яшәүчеләр!
Татар халкының яраткан бәйрәме – Сабантуй якынлаша.
Әлеге сабан һәм хезмәт бәйрәмендә халкыбызның матур йолалары, җыр, биюләр, гореф-гадәтләре бергә кушыла. Сабантуйга бүләкләр җыю да әлеге матур бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып тора. Ул шәһәребездә дә һәр елны үткәрелә. 22 майдан Арчада милли бәйрәмебез Сабантуйга бүләкләр җыю башлана. Барыбызның да яраткан бәйрәмебезгә әзерләнүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз.
Арча шәһәре башкарма комитеты