Гармун моңы тынмасын иде

2019 елның 17 мае, җомга

Гармун моңы тынмасын иде

Арчада танылган баянчы, композитор һәм җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйге бездә җиденче тапкыр үткәрелә. Башта Арча педагогика көллиятендә үтте, быел гармунчылар киңрәк масштабта Мәдәният йортына җыелды. Рамил Курамшин безнең төбәк кешесе дә түгел, ни өчен ул бәйге Арчада оештырыла? Аның да үз тарихы бар.

Баянчы, композитор һәм җырчыга 60 яшь тулган көннәрдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика көллияте укытучысы Филарид Гасыймовта: “Рамил Курамшин арчаларның яраткан музыканты һәм башкаручысы, аның әсәрләрен, баян өчен язылган күп санлы пьесаларын һәм эшкәртмәләрен балалар сәнгать мәктәбе укучылары да, Арча педагогика көллияте студентлары да, үзешчән башкаручылар да, оркестр да уйный. Ә нигә бәйге оештырмаска әле?” дигән кы- зыклы фикер туа. Әнә шулай Арча районында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар республика бәйгесе барлыкка килә. Ул хәзер традиция буенча 2 елга бер тапкыр уза.

Авылда гармун тавышы ишетелми, моң бетә диючеләр бар. Юк, бетмәячәк ул, әнә күпме гармунчы җыелган иде бәйгегә. Көне буе баян, гармун тавышы, татар моңы яңгырады. Танылган шәхесләрне туплаган жюри әгъзаларына кайсындыр аерып алу җиңел булмагандыр.

Әмма бәйге булгач, аның җиңүчеләре дә билгеләнә. Арчалар арасында гармун һәм баян номинацияләрендә яшьтәшләре арасында Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Самат Минһаҗев, Искәндәр Бәдретдинов, Ранис Мифтахов, Алия Әбдрәшитова, Ильяс Минһаҗев, Эльмурат Төхвәтуллин, Ирек Җаббаров, Әмир Шәмсетдинов, Арча педагогика көллиятеннән Ранис Мөхәммәтҗанов, Илсаф Шәйдуллин, Искәндәр Шәмсевәлиев, Зөлфәт Шәрифуллин, Азамат Бакыев, Фасил Гасыймов, Әнис Шаһиев, Дамир Гасыймов, Илзат Гафуров, Булат Гәрәев, Дәниф Мостафин, Мурат Харасов, Рәмзил Гыйльметдинов, Илмир Шакиров, Чиканастан Вагыйз Әһлиуллин, Арчадан Наил Шәйхиев, Вилорик Зиатдинов төрле дәрәҗәдә җиңүче булдылар. Бәйгенең гран-при иясе – Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Самат Минһаҗев.

Шул көнне кичен Арча Мәдәният йортында Гала-концерт булды. Җиңүчеләр чыгыш ясады, үзешчәннәребез музыкаль сәламнәрен җиткерде. Якташларыбыз Вәис Бәйрәмов белән Фәрид Низамиев җыр, моң, гармун бәйрәме кунаклары иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International