Әни булганга өебез нурлы

2019 елның 17 мае, җомга

Әни булганга өебез нурлы

Арчада яшәүче Асия апа Мөхәммәдиевага 90 яшь тулды. Юбилее уңаеннан аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Асия апа күп балалы гаиләдә туып-үскән. Сугыш башланганда кыз әле 7 сыйныфны гына тәмамлаган була. Бик яшь булуына карамастан, аңа да барлык сугыш чоры балалары кебек көчтән килмәстәй авырлыкларны кичерергә, өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килә.

1953 елда Арча районы егете Әхәткә кияүгә чыга Асия. Яшь парны Чиләбе өлкәсенә эшкә юллыйлар. Дүрт елдан соң гаилә Арчага килеп төпләнә. Асия апа башта промкомбинатта эшли, аннан ирекле янгын хезмәтенә техник хезмәткәр булып урнаша. Ә лаеклы ялга ул хакимияттә эшләп чыга.

Мөхәммәдиевлар ике бала үстерә. Кызлары Розалия хәерге вакытта гаиләсе белән Питомникта яши. Әлфиясе – Арчада. Үзләре дә лаеклы ялда инде.

– Әни алты ел инде урын өстендә. Алты ел элек янгын булды бездә. Өйнең стенасы һәм түбәсе генә калды. Бу хакта ишеткәч: “Үзләре генә исән булсалар иде”, – дип алар өчен куркуымны белсәгез. Тик олы кешеләргә гомер буе тир түгеп тапкан хезмәтләре белән булдырган байлык- лары бик жәл шул. Йортны өр-яңадан, тагын да яхшырак итеп төзекләндереп чыктык. Тик менә әни генә... Шуңа өемдә улымны калдырып, үзем әнине карарга монда күчтем. Улымның да, кызымның да үз тормышлары, – диде Әлфия ханым. – Миңа ярдәмгә кызым Гүзәл бар. Ул да биредә. Бу йорт, кечкенә генә булса да, бик күп кешене сыендырды.

– Сигез кеше яшәдек, – дип сүзгә кушылды Гүзәл. – Дүрт буын дус һәм тату яшәдек.

Әлегә кадәр сөйләшергә янында ире булган Асия апаның. Кызларының үги әтиләре. Бик матур яшәгәннәр. Ул да вафат булган. Асия апаның юбилее көнне иренең вафатына кырык көн тулган.

– Безнең әби хакимияттә техник хезмәткәр иде. Мин дә аңа иярә идем. Көнгә өчәр мәртәбә төшәр иде шунда. Яраталар иде аны, – ди Гүзәл. – Биреште шул.

– Ул тел белән яраттыра белә. Теле бик тәмле. Затлы ризыклар ашатасыз, сабый баладай карыйсыз. Рәхмәт инде сезгә, – ди. Аны карарга да рәхәт. Яныннан китәсе дә килми, – ди Әлфия ханым. – Әле беркөнне: “Яшим әле. Мин әле сезгә кирәк”, – ди. Исән генә булсын. Әни булганга өебез нурлы.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International