Алар бер көндә туган
Бер үк көнне Арчада 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче ике юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде. Ул юбилярларга РФ Президентының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Александра Кузьмичеваны язмыш моннан 6 ел элек Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортына китерә.
Александра Ивановна югары белемле педагог, гомере буе укытучы булып эшләп, Төбәк-Чокырча, Арчаның 2нче мәктәпләрендә яшь буынны тәрбияләүгә 40 елга якын тормышын багышлаган шәхес, бик күп Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре иясе. Бүгенге көндә укучылары, укытучылар хәлен белешеп торалар.
Арчада туып-үсеп, туган җирендә гомер кичерүче Әлфия Сөнгатуллинаның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. 4 сыйныф укыган кызның алга таба белем алырга мөмкинлеге булмый, ул, буыннары ныгымаган да көе, тормыш арбасына җигелә.
1964 елда Әлфия апа Фатыйх Булатов атлы егет белән гаилә кора. Гаилә коргач та күп тырышырга туры килә аңа, башта кирпеч заводында эшли, аннан эшнең җиңелрәге насыйп була, Арча педагогика училищесы тулай торагына вахтер булып урнаша ул һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.
Бүгенге көндә Әлфия Гафур кызы өч кызының бәхетле әнисе, 6 оныгы, 4 онык- чыгы һәм бер оныкчыгының баласының яраткан әбисе булып гомер итә. Өлкәнәеп, көче китә башлагач, Украинада яшәгән олы кызы Лилия әнисен багарга, аның каршындагы бурычын үтәү өчен дип, янына күчеп кайткан. Хәер, кызлар һәммәсе, вакытлары булган саен әниләре янында: Гүзәле педагогика көллиятендә эшли, юл уңае гел хәлен белешеп чыга, Резидәсе Казанда, атна ахыры җитүгә кайтып җитә.
Розалия Зиннәтова