Армиягә китә егетләр...
Язгы чакырылышның беренче көнендә армиягә өч егет китте. Алар: Арчадан Камил Рәхимҗанов, Зия Аитов, Иске Чүриледән Фәнил Галиуллин. Алдагы көнне кичке сәгать 4кә хәрби комиссариатка килде алар. Әти-әниләре белән. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Армиягә китәр алдыннан мондый очрашуда бүген хәрби хезмәт үтүче тырыш егетләрнең әти- әниләренә килгән Рәхмәт хатларын тапшыру матур гадәткә кереп китте. Бу юлы мондый күңелле мизгелләрне Венетадан Ивановлар гаиләсе кичерде. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов Рәхмәт хатын, кычкырып укып, Елена Борисовна белән Валерий Васильевичка рәхмәт әйтеп тапшырды. Аларның уллары Артем белән Виталий (бер елны туганнар) Санкт-Петербург янындагы хәрби частьта намуслы хезмәт итәләр. Әтиләре Валерий Васильевич: “Мин үзем Мәскәү янындагы хәрби частьта хезмәт иттем. Егетләргә вакытында армиядә булу кирәк. Аларны армия тәртипкә, җаваплылыкка өйрәтә”, – дип сөйләде.
Язгы чакырылышта барысы районнан 69 егет армиягә китә. Бүгенгеләрнең икесе Мурманскига, 1се Санкт-Петербург янындагы хәрби частька эләгер, дип көтелә. Арчадан Камил Рәхимҗанов оста футболчы. 2016 елны Татарстанның “Рубин” командасы Россиякүләм яшүсмерләр арасындагы футбол ярышында җиңде. “Рубин” командасында мин дә уйнадым, – дип сөйли Камил. – Шунда футбол буенча спорт мас- терлыгына кандидат исеме яуладым”. Армиядә спортчыларга җиңелрәк, диләр. Чөнки алар физик яктан чыныккан егетләр.
Иске Чүриледән Фәнил Галиуллинның әтисе Фәнис: “Армия ул ир-егетләргә кеше булу өчен кирәк, – дип сөйләде. – Мин үзем Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Армиядә туган җирнең, әти-әниеңнең кадерен белеп кайтасың”.
Рамил Гарифҗанов илгә-көнгә шундый егетләр үстергән әти-әниләргә рәхмәт әйтте, егетләргә лаеклы хәрби хезмәт үтеп, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Хәрби комиссар Алмаз Борһанов егетләргә армиягә алыну нечкәлекләрен, андагы тәртипне аңлатты, киңәшләрен бирде.
– Армиягә баргач, чын ир-егетләр булып хезмәт итәргә! – дип басым ясап әйтте хәрби комиссар. – Мин сезнең ничек хезмәт итүегез белән кызыксынып торам. Район башлыгы да сезнең белән кызыксына, сезнең туган көннәрегез белән котлый.
Камил хәзрәт егетләргә үзенең үгет-нәсихәтләрен әйтте, догалар укыды.
Иртәгесен инде егетләр Казан хәрби комиссариатына юл алды.
Хәзер бер ел хәрби хезмәт үтәләр. “Егетләргә озаграк хәрби хезмәт итү мөмкинлеге дә бар, – дип сөйләде Алмаз Борһанов. – Ул – контракт төзеп хезмәт итү. Яхшы хезмәт хакы, 1 ай 3 айга исәпләнә, ялга бару һәм кайту бушлай. 6 елдан соң бушлай квартира алу мөмкинлеге бар һ.б”. Егетләргә эш таба алмыйча интегеп йөргәнче бәлки хәрби контрактны уйлап караргадыр?!
Бүген армиягә китүче егетләргә хәерле юл телибез!
Румия Надршина