Һаман көтә туган бусага

2019 елның 17 мае, җомга

Һаман көтә туган бусага

Герой биргән Иске Кишет авылы саф һавасы, сандугачлары, матур йортлары белән күңелләрне кузгатты. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-йорты янында сугыш каһарманнарын искә алу тантанасында дулкынлану хисләре кичердек. Арабызда тиздән солдат буласы егетләр, мәктәп укучылары да бар иде. Күңелле һәм моңсу очрашу булды ул. Бер авылдан 200ләп ир-егет сугышка чыгып киткән...

Эх, аларның барысы да әйләнеп кайтса иде икән... 116 ир-егет чит җирләрдә ятып калган, 83е генә исән кайткан. Бер гаиләдән ирен, улларын югалтучылар да бар. Музейга килүчеләрне каршы алучы китапханәче Гөлфия Габитова менә ниләр сөйләде: “Герой Гани Сафиуллинның туганы Маһия апаның ире Гайнулла Әскәров, уллары Ильяс, Әдһәм сугышта һәлак булган. Бертуганнар Юныс һәм Газиз Гәрәевләр, Харис һәм Гайнан Мәҗитовлар да туган нигезгә кайта алмаган... Харис Мәҗитов Кисловодск шәһәрендә туганнар каберлегенә күмелгән. Сугышта каты яралана һәм шул яралардан үлә. 1980нче елларда аның туганнары Хәмит Мәҗитов һәм Габидә апа Кисловодскига барып, зиярәт кылып кайттылар. Гайнан Мәҗитов пулеметчы булган. Без бу теманы өйрәнүне алга таба дәвам итәчәкбез”.

Менә шундый югалтулар кичергән авыл ул Иске Кишет. Бик авыр еллар... Бүген без Гани Сафиуллин музей-йортына Геройны, сугышта һәлак булганнарны, фронттан исән-сау кайтып, тыныч тормышта бакыйлыкка күчкәннәрне, тыл ветераннарын искә алырга җыелдык. Искә алу кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Таттелеком” җәмгыятенең ЗУЭС оешмасы баш инженеры Әнәс Ахунҗанов катнашты. ЗУЭС

профсоюз оешмасы җитәкчесе Фирая Вәлиева оештырып йөрде. Бу мемориалны “Таттелеком” җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин төзетте.

Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арысланов: “Безнең җирлектән генә дә сугышта 747 кеше катнашкан, шуның 442се һәлак булган. Бүген инде нибары бер сугыш ветераны Габдрахман Сафин исән”, – дип сөйләде.

Искә алу кичәсе урамда Гани Сафиуллин һәйкәле янында барды. Дәү абыйлары, апалары сөйләгәннәрне мәктәп укучылары, булачак солдатлар тын калып тыңлады. Тиздән армиягә китәсе егетләр музей белән танышып чыкты. Алар китапханәче Гөлфия апалары сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар, Геройның шәхси әйберләрен, сугышның үзеннән кайткан коралларны кызыксынып карадылар. Гөлфия ханым: “Маршал Георгий Жуков үзенең китабында Гани Сафиуллинга югары бәя биргән”, – дип музейда сакланган китабын да күрсәтте. Гани Сафиуллин – маршал

Г. Жуковтан югары бәя алган татар генералы! Г.Жуков 25нче гвардия укчы корпусы сугышчылары һәм корпус командиры Гани Сафиуллин батырлыгын аерым билгеләп үтә. Гани Сафиуллин сугышчылары дошманның дистәләгән һөҗүмен кире кагып, 7нче армиягә Днепр елгасын кичүне тәэмин итәләр. Шул хәлиткеч сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Гани Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Искә алу кичәсе дәвам итте. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов Шушмабаштан Фирая белән Нурмөхәммәт Мортазиннарга уллары Рамил һәм Дамир хезмәт иткән хәрби частьтан килгән Рәхмәт хатын тапшырды.

Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң юлыбыз Симетбашка тукталды. Сугыш каһарманнары мемориалына чәчәкләр салынды. Аннан соң Арчаның Җиңү паркында булачак солдатлар сирень агачлары утыртты. Сугышта җиңеп кайткан солдатларны сирень чәчәкләре белән каршы алганнар. Парктагы бу чара “Сирень акциясе” иде.

Майның бер көне әнә шулай сугыш каһарманнарын, тыл ветераннарын искә алу белән үтте. Бер киткәннәр кайтмый инде. Әмма җырларда: “Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне, һаман көтә туган бусага...”, – дип җыр- лана.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International