Алар бар да тарих

2019 елның 17 мае, җомга

Алар бар да тарих

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы бинасына куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды. Тантанада Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, кунаклар, яшь армиячеләр катнашты.

Балалар, укытучылар тырышлыгы белән узган бәйрәмдә җиңү турындагы шигырьләр, җырлар яңгырады, сугыш чорына бәйле хатирәләр искә алынды. Сугыштан соң туган буын бу минутларда күргән-укыган, ишеткәннәрен искә төшереп күзалласа, бәйрәмдә катнашучы, яшьлекләрендә шушы нигездә урнашкан эвакогоспитальдә эшләгән Антонина Дементьева һәм Александра Барышева күз алдыннан яшь гомерләре узгандыр. Алар икесе дә өлкән инде, 90ны узганнар, шулай да хәтер төпкелендә яшь чаклары, бигрәк тә авыр сугыш еллары онытылмыйча яши. “Госпитальгә эшкә медучилище бетереп кенә килгән идем, тере дә, үле дә немецларны күреп, дошманнарны дәваларга туры килде”, – ди Антонина Ивановна.

Алар бүгенге көндә тере тарих. Мәктәптә эвакогоспитальгә багышланган музей ачылганда да күп мәгълүмат тупларга ярдәм иттеләр. Музей ачуга идея бирүче дә, мәгълүмат туплап, бүгенге көндә дә тынгысыз күңеле белән һаман эзләнүдә яшәүче – Рәмзия Хәмидуллина. “Үзәк” ТҖҮ җитәкчесе булып эшли башлагач ул озак еллар табибә булып эшләгән Венера Әхмәрованың чемодан тулы хастаханәгә бәйле фотосүрәтләренә тап була. Икесе киңәшләшкәч, фотоларны туплап, хастаханә тарихын китап итеп чыгарырга ниятлиләр. Венера Һадиевна әлеге дөнья күргән китап-альбомны кулына алып ике көн узгач дөньядан китеп бара... Рәмзия Хәмидуллинаның күңеленә табибәгә биргән вәгъдәсе тынгы бирми, ул тагын да эзләнүгә чума һәм республикада узган конкурста катнашып, грант отуга ирешә. Ул акчага китап-альбом бастырыла, истәлек тактасы әзерләнә. Музей идеясен мәктәп коллективы бердәм куәтләп, материалны бергәләп туплыйлар. Анда, әсирлектә булып, иленә кайткач китап язган итальян язучысының Арчада дәваланган еллары турында язылган истәлекләре дә саклана. Ул юллар кунакчыл Арчага рәхмәт сүзләрен, әсирлектә чакта үзләренә карата райондашларыбызның әйбәт мөгамәләсе турында әйтелә.

Ә Рәмзия Шәриф кызы һаман эзләнүдә. Күптән түгел ул редакциягә калын гына кулъязма тотып керде. Әби-бабайлардан калган Коръәнне хәтерләтүче ул китап эвакогоспитальдә эшләгән мәрхүмә Мәдхия Гаязованың көндәлеге икән. Мәдхия апа (урыны оҗмахта булсын!) шәфкать туташы булып эшләгән вакыттагы һәр көнен дәфтәргә теркәп барган һәм бүгенге көнгә никадәр истәлек калдырган! Аның көндәлегендә әсирләргә көнгә өч тапкыр кайнар ризык бирелүе хакында юллар бар. Шәфкать туташлары әсирләргә концертлар куя торган булганнар, хәтта Казанга барып куйган чаклары да булган. Әсирләр район аша узучы тимер юл, хас- таханә, ветеринария дәвалау пунктын төзегәннәр, Шәмәрдәндә урман кисүдә эшләгәннәр.

Госпиталь Арчада 1941 елда ачыла. Башта анда үзебезнең яралылар дәвалана, 1942 ел ахырында аларны башка шәһәрләргә озатып, бирегә әсир яралыларны кайтара башлыйлар. 1943 елдан ул хәрби госпиталь дигән исем ала. Мондый госпитальләр Татарстанда 4әү булган. Госпиталь үз эшчәнлеген 1945 елның июль ахырына кадәр дәвам иткән.

Мәгълүматлар буенча, районда 1811 әсир җирләнгән. Арчадан Күпербашка таба борылганда әлеге әсирләр күмелгән зират бар. Аны Арчаның 5нче гимназиясе коллективы карап тора. 1990 еллар ахырында әлеге зиратны чит илдәге хәрби туганлык оешмасы вәкилләре кайтып яңартып киткән.

“Бу тактаны куйгач, күңелгә тыныч булып китте. Шушы турыда Венера Һадиевнага биргән сүзем дә бар иде. Мәрхүмнәрнең рухы тыныч булсын”, – ди Рәмзия Хәмидуллина.

Розалия Сафина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International