Кыенлыклар куркытмый

2019 елның 17 мае, җомга

Кыенлыклар куркытмый

Алдынгы, үрнәк механизаторларга бүләк һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлеге секретаре Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырырга барган район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча районы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов белән басулар буйлап йөргәндә чын җир, хезмәт кешеләренә сокланып кайттык. Эссе дә, тузан да куркытмый фидакарьләрне.

Айназ Усембаев белән “Кишет” ширкәте басуында очраштык. Айназның әтисе озак еллар механизатор булып эшләп, өч улында да техникага, җиргә мәхәббәт тәрбияләп үстергән. Абыйлары үрнәгендә Айназ киләчәген авыл тормышы белән бәйләргә теләп, тракторчы һөнәренә укыган.

Бүгенге бүләкләнүчеләр арасында Айназ иң яше булса, иң өлкәне – Илгиз Шакирҗанов “Ташкичү” ширкәтенең Мәмсә басуында чәчү чәчә иде. “Мин 1993 елдан Яңа Кенәрдән килеп Мәмсәдә яшим. Башта “ДТ-75” тракторында эшләдем. Бу “МТЗ” тракторында эшли башлавыма да 15 елга якын инде. Без озынайтылган сменада иртәнге 5тән кичке сәгать 8-9ларга кадәр эшлибез. Яхшы эшләсәк, премияләр дә була”, – дип сөйләде ул.

Язгы табигать гүзәллеге сүз белән генә аңлатып бетергесез! Бу матурлыкны авыл кешесе күрми дип ялгышабыз бугай, күрәләр, тузан баскан эссе трактордан җиргә сикереп төшеп, күкрәк тутырып бер сулап куюы гына да ни тора! Көннән-көн яшеллеккә төренеп баручы табигатьнең хуш исе борынны иркәли.

“Ашыт” ширкәтеннән Раушан Мәүлиев агрегатында эшләүчеләрнең төшке ашка туктаган чагы иде. Агачлыкта, күләгә урынны сайлаганнар. Раушан чәчү чорында “К-701” тракторын иярләсә, башка айларда төягеч тракторда эшли икән. Олы Әтнә техникумын тәмамлап кайткан егет үзвакытында “ДТ-75” тракторында да, гараж мөдире булып та эшләгән. Мәүлиевлар авыл тормышына гашыйк гаилә. Хатыны Нурия бозаулар карый. Гаиләдә ике ул, бер кыз үсеп килә. “Малайларны кайчак үзем белән алам. Авыл тормышын күреп үссеннәр дим”, – ди Раушан. Кем белә, бәлки ул малайлар үскәч “Аю” ширкәте механизаторы Фирдүс Хәкимҗанов һәм Кызылъяр егете Фәнис Абдрахманов кебек укып, армиядән кайтып авылның таянычы булырлар. Егетләр икесе дә тормыштан канәгать. Шәһәргә китсәң дә, сине анда кем көтеп тора? Ә авыл җирендә, аеруча укып, белгечлек алып

кайтсаң, хөкүмәт яңа программалары белән ярдәм күрсәтә. Әнә, техникум тәмамлап кайткан Фирдүснең ай саен хезмәт хакына өстәмә биш мең сум түләнә. Көн саен иртәнге сәгать 5тә Мәмсәдән үк килеп, кичке 8гә кадәр басуда эшләүче егет хезмәтен яратып башкара.

“Таң” ширкәтенең Шурабаш басуында “ДТ-75” тракторы белән Марат Корбангалиев агрегаты эшли. Басу читендә ашлама төягән трактор белән чәчүдә эшләүчеләр көтеп тора.

“Соңрак, инде традиция буенча, чәчүлекләрне кабул итәчәкбез”, – ди Ренат Гатиятов.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International