Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт!

2019 елның 17 мае, җомга

Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт!

Быелгы май башындагы кебек эссе 1921 елда гына теркәлгән, диләр. Тарих битләренә күз салсак, 1921 елның апрелендә июнь аенда гына була торган эсселек күзәтелә, май аеннан башлап җәй буе яңгыр яумый. Чәчүлекләр корый, бәрәңге дә уңмый. Арча кантонына караган 28 волостьта тоташтан ачлык хөкем сөрә, ачтан үлүчеләр 20 меңнән артып китә. Безнең ата-бабаларыбыз: “Сугыш, ачлык була күрмәсен”, – дип еш әйтә иде.

Тубал белән чәчү чәчкән чорда корылыкның коточкыч хәл булуын чамаларга мөмкин. Игенченең җәе күккә карап уза, дип язган бар инде. Аз гына яумый торса да күңелгә шом керә башлый.

14 майда район башлыгы Илшат Нуриев алдынгы механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Күп басулар аша уздык. Иртәрәк чәчкән басуларда инде яшел шытымнар күренә. Бездә туфрак тиз кибә шул, машина артыннан тузан өеме озата бара. Алдагы көндә, аннан соңгы төндә урыны белән әйбәт кенә яңгырлар явып үткән. Ташкичүдә авылда 25 мм яуган, бәрәңге бакчаларында су тонып торды, диләр. Әмма басуларга эләкмәгән.

Ә “Ашыт” хуҗалыгында барлык басуларны диярлек сугарган. Механизаторлар агрегатлары янында, мөмкин булу белән кузгалырга әзер торалар.

– Яңгыр бик кирәк, әйбәт дигән арышлар да сирәкләнә бара, – дип каршылады безне “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.

Бүгенге бүләкләнүчеләр арасында “Ташкичү” ширкәте тракторчысы Айрат Шаһидуллин да бар. Һәрвакыт йөзендә елмаю булыр, бер нәрсәдән зарланмас. “Уҗымнар тишелеп чыккач уллары белән үзе чәчкән басуларны үзләре кабул итеп кайталар”, – ди “Ташкичү” ширкәте җитәкчесе Рәдис Хәбибуллин.

Олы улы Алмаз аграр университетның икенче курсында укый. Ял вакытларында әтисенә булыша, әтисенә беркетелгән тракторлар икәү. Яңа Кенәр мәктәбендә укучы улы Ирек тә ярдәм итәргә генә тора.

Район башлыгы бүләкләренә лаек булган “Ватан” ширкәтеннән Дамир Фәйзиев, “Северный” ширкәтеннән Ленар Насыйбуллин, “Ашытбаш”тан Илнар Шакиров, “Ашыт” ширкәтеннән Айдар Мөхәммәдиев турында да мактау сүзләрен күп әйтергә мөмкин.

16 майга район хуҗалыкларында 70365 гектардагы сабан культураларының 48238 гектары чәчелде.

Сүзне яңгырлардан башлаган идек. 14–15 май көннәрендә районда 16,8 мм (айлык норма 36 мм) яңгыр яуды. Шөкер, бу юлы бер хуҗалыкны да читләтеп үтмәде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International