Арча районында юбилярларны котлау
15 май көнендә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә! 2019 елның 18 маенда Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан алтын юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде. Бергә бәхетле һәм озын гомер итү-ул барысына да бирелми торган бәхет. Бәйрәмебез геройлары-Тимашевлар Илгиз Хәким улы һәм Рая Хәби кызы, Мөхәмәтҗановлар Роберт Габделхак улы һәм Оркыя Шакирҗан кызы авырлыкларны җиңеп, җиңүләргә сөенеп тормыш итәләр. Бүген дә, ир белән хатынның төп теләге-туган йорт учагын саклап, балаларның уңышларына куанып, иминлектә һәм тынычлыкта яшәү.
Юбилярлар ГХАТ бүлегенең Мактау китабына имзаларын куйдылар, гаилә кору һәм үзләренең танышу мизгелләренен истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар.
Юбилярларны котларга "Арча шәһәре" муниципаль берәмлеге урынбасары ,Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Гүзәлия Харис кызы, Яңасала авыл җирлеге сәркатибы Тимериева Тәслимә Миннегали кызы, "Бердәм Россия" партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сабирова Гүзәл Рәфкать кызы, балалары һәм оныклары килгән иде. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет телибез, кадерле юбилярлар!