Кандидатлар өчен сынау
26 майда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча алдан тавыш бирү узачак.
Бу көнне республиканың теләге булган һәр сайлаучысы яшәү урынына якын булган участокка килеп (районда шундый 10 участок ачыла) “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлегендә күрергә теләгән кешесе өчен тавыш бирә ала. Алдан сайлау нәтиҗәләре буенча 8 сентябрьдә узачак сайлауларда Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзелә. “Бердәм Россия” илебездә үз кандидатларын алдан сайлау юлы белән билгели торган бердәнбер партия.
Узган атнада Арчада кандидатлар “Сервис-Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов, Казан кооператив институты (филиал) ректоры Алсу Нәбиева, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча министры Азат Хамаев, Казан авиация институты студенты Кирилл Шабалин, Казан энергетика көллияте укытучысы Раил Шәмсетдинов белән очрашу булды.
Кандидатлар үзләре белән таныштырып үттеләр, төрле мәсьәләләрне күтәрделәр, сорауларга җавап-
лар бирделәр. Габделхәй Кәримов Арча районында инвестор булып 2004 елдан эшли. Башта аның кул астында җиде авыл булса, хәзер аларның саны 26га җиткән. Залдагыларны җитәкченең яшьләр белән эшләве, аларны торак белән тәэмин итүгә карашы кызыксындырды. “Берничә йорт салып бирдек. Ун йорт арендага төзелде. Киләчәктә дә бу мәсьәлә игътибар үзәгендә булачак”, – диде ул.
Алсу Нәбиеваның максаты – кооперативлар төзү. Бу юнәлештә эшне алар Арча районыннан башлап җибәргәннәр. А.Нәбиева яшьләрне дә тартып, аларга эш урыннары булдырырга, кооперативларга дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге тудырырга кирәклеге, шул юнәлештә эшләячәге хакында әйтте.
Илшат Нуриевның хезмәте безнең күз алдында. Районда яңа йортлар, балалар бакчалары, мәктәп- ләр төзелә, яшәү өчен уңайлыклар арта. Аеруча борчыган проблема –эш урыннары белән кыен. Район башлыгы шулай ук туризмны җәелдерү, яшьләр үзәге төзү мөмкинлеге турында сөйләде.
Рауил Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы белән бәйле мәсьәләләрне күтәрде. “Авыл җирендә хезмәт хакын арттыру өчен продукциянең күләмен арттырырга кирәк. Аңлашып эшләгәндә генә нәтиҗәсе була. Авылларны бетермәү, эшле итү – безнең бурычыбыз, – диде.
Азат Хамаев җир һәм милек мәсьәләләре буенча сорауларга җаваплар бирде, иң яшь кандидат Кирилл Шабалин балаларны сәламәтләндерү лагерьларын торгызырга, ДОСААФлар каршында хәрби-патриотик үзәкләр, һәр районда балалар технопарклары төзергә, талантлы яшьләргә ярдәм кулы сузарга тәкъдим итте. Көллият укытучысы Раил Шәмсетдиновның уй-фикерләре, планнары белем бирү өлкәсе белән бәйле иде.
“Бердәм Россия” партиясе алдан тавыш бирергә теләге булган һәр кешене кандидатларга мөнәсәбәтен белдерергә чакыра. Кайсы участокка барырга кирәклеге турында “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү (www.pg.er.ru) сайтында белә аласыз. Шулай ук 89872252018 “кайнар линия”се аша кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин.
Гөлсинә Зәкиева