22 майда Арча Укучылар сарае Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән берлектә укучылар арасында "Балачакның барлык төсләре" дигән исем астында асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Катнашучылар 4 номинациядә рәсемнәр тәкъдим иттеләр: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм сакла", "Мин театр дөньясын күрәм", "Минем киләчәк һөнәрем", "Тукай эзләре буенча".