22 нче май көнне Бөтенроссия фән олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2019 елның 22нче маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында мәктәп укучыларының Бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңүчеләрне, призерларны һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү узды.
Бүләкләү тантанасына 4 – 8нче,4 – 11нче сыйныфлар өчен ”Олимпка юл", “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының, йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары, республика олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре, шулай ук аларның педагоглары чакырылган иде.
Районыбызның 9 укучысы һәм укытучылары әлеге тантанада катнашып дәрәҗәле бүләкләр алып кайтты.Арча шәһәре 5 гимназия укучысы Дәүләтбаев Гамил (кытай теле), Арча шәһәре 7 урта мәктәбе укучылары Хаева Альсинә (татар теле), Гаптелова Зәлинә (татар теле),Мирзозода Зульфираи, (татар теле), Ашытбаш урта мәктәбе укучылары (Гарифуллина Айгуль (татар теле), Гибадуллина Алсу (татар теле),Арча шәһәре 1 номерлы урта мәктәбе укучысы Ибатуллин Ильяс (физкультура) , Казанбаш төп мәктәбе укучысы Гатиятуллина Аделина (рус теле), Яңа Кенәр урта мәктәбе укучысы Хакимов Ильмир (математика).