Шашкачылар ярышты

2019 елның 24 мае, җомга

Шашкачылар ярышты

Узган атнада Пөшәңгәрдә “Төньяк балкышы” районара шашка ярышлары булды. Анда Арча, Балтач районнарыннан 7 команда (Пөшәңгәрнең үзеннән ике команда, Апаз, Хәсәншәех, Сәрдәбаш, Кенәбаш, Ашытбаш командалары) – барлыгы 35 бала катнашты.

– Бу ярышлар 2007 елда туган, балалар бакчасыннан башлап уеннарга өйрәнгән, хәзерге вакытта дүртенче сыйныфта укучылар өчен оештырылды. Икенче төрле әйткәндә, чыгарылыш бәйгеләре, – дип аңлатты баш хөкемдар, районның шахмат, шашка федерациясе рәисе ярдәмчесе Сөләйман Галиуллин. – Балалар дүрт ел дәвамында дәрестән соң түгәрәкләрдә (Яңа Кенәр иҗат йорты шашка, шахмат мәктәпләрендә) шөгыльләнделәр. Рәттән бөтен ярышларга бардылар. Җиңүләр яуладылар. Бу яшьтәгеләр арасында Ашытбаш һәм Пөшәңгәр мәктәпләре аерылып торды.

Ярышлар түгәрәк системасы буенча барды. Шашкачылар бер–берсе белән уйнап чыкты. Һәр укучыга 12шәр уен туры килде. Шәхси беренчелектә беренче тактада беренче урынны Ашытбаш мәктәбеннән Инзиф Каюмов яулады. Инзиф балалар бакчасында вакытта ук Арча районы беренчелеген откан. Ул вакытта башлангыч сыйныфлар арасында район чемпионы исемен яулаган. Икенче тактада Руслан Котдусовка тиңнәр булмаган. Ул 12 мөмкинлектән 12 очко җыйган.

Кызлар арасында беренче һәм икенче тактада Ашытбаштан игезәкләр Ралинә һәм Ралия Шәвәлиевалар беренче. Аларның бөтен туганнары, бабалары, әтиләре, абыйлары шашка, шахмат уйный. Шуларга кызыгып өйрәнеп, хәзер әнә кызлары да җиңүләр яулый.

Башлангыч мәктәпләр арасында Пөшәңгәр мәктәбе (тренерлары Гөлназ Котдусова), гомуми исәптә Ашытбаш мәктәбе (тренерлары Сөләйман Галиуллин, сыйныф җитәкчеләре Рәмзия Хәбибуллина) беренче булды.

– Ашытбаш мәктәбенең әлеге җыелма командасы гомуми исәптә район ярышларында бер командага да оттырмады. Хәтта Казан, күрше районнар командаларына да, – диде Сөләйман Галиуллин. – Хәзер ниятебез – әлеге турнирда җиңгән Ашытбаш һәм Пөшәңгәр мәктәпләре командаларын Татарстан беренчелегенә алып бару.

Ул мәктәптә шахмат, шашкага мөнәсәбәтне беләбез. Пөшәңгәр мәктәбендә дә бу уеннарга мәхәббәт тәрбияли алганнар. Балалар бакчасында Гөлсинә Мәгъсумова, мәктәптә Гөлназ Котдусова шөгыльләнә.

– Мәктәптә махсус уен почмагы бар. Балалар бик яратып йөри, буш вакытлары булдымы, шул тирәгә җыела, – диде Гөлназ.

Укучылар гына түгел, укытучылар да ул көнне шашка өстәле артына утырды. Ярыштылар да. Беренче урынны Гөлназ Котдусова алды, икенче урында Рәмзия Хәбибуллина.

– Мәктәпләрне карап йөргәндә шул почмакка күзем төшеп сорашкан идем. Балаларның шашка, шахмат белән кызыксынганнарын әйткәч, ярыш үткәрмисезме соң, дип тәкъдим ясадым. Менә нинди яхшы итеп оештырганнар, – диде “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов.

Җиңүчеләр бүләкләрсез дә калмады. Грамоталар “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән булса, бүләкләр алырга гаилә фермасы җитәкчесе Илһам Низамов булышкан. Яшь шашкачыларны Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков котлады.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International