Макулатура җыеп та ярдәм итеп була
“Балаларга – бертигез мөмкинлекләр” проекты кысаларында Татарстан Республикасында Халык фронты активистлары “Изге кешеләр лигасы” хәйрия фонды, “Экология Поволжья” предприятиеләре төркеме белән берлектә, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән “Макулатура җый – балаларга ярдәм ит!” хәйрия экология акциясе оештырган иде.
Республиканың социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф һәм иҗтимагый учреждениеләре, битараф булмаган кешеләр аңа актив кушылып, 35 тонна макулатура җыйганнар.
Икенчел чималны эшкәрткән оешма аның һәр килограммы өчен 7 сум акча түләгән. Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен – Бөтенроссия начар ишетүчеләр җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенә һәм 2-7 яшьлек начар ишетүче балаларны өстәмә үстерү буенча интернат-мәктәптә иҗади һәм экологик түгәрәкләр, шулай ук спорт секцияләре ачу өчен юнәлдерелгән.
15 апрельдән 30 майга кадәр “Макулатура җый – балаларга ярдәм ит!” хәйрия экология акциясенең чираттагы этабы бара. Аннан кергән акча да махсуслаштырылган мәгариф учреждениеләре базаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр ачуга тотылачак.
Бу акциягә безнең арчалар да кушылып киткән. Аны Арчада яшәүче шәхси эшмәкәр Руслан Әһлиев оештырып җибәргән. Русланны без күптәннән беләбез. Ул бик күп вакытын сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтүгә багышлый. Кыш бабай ролендә Яңа ел бүләкләре өләшеп йөрү дисеңме, хәйрия спорт чаралары оештырып, аннан кергән акчаны шуларга ярдәм итүгә юнәлдерүме – ярдәм итүнең төрле формаларын уйлап таба. Менә бу акциягә дә ул беренчеләрдән булып кушылган. Бөтен Татарстан 35 тонна җыйганда, ул берүзе 10 тонна макулатура туплаган.
– Сайтларга, инстаграмнарга куйдым, кыскасы, төрле социаль челтәрләргә тараттым. Битараф булмаган арчалар шунда ук ярдәмгә ашыкты. “АнНам” кибете бик күп кәгазь тапшырды, “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев) “ГАЗель” машинасын тутырып макулатура китерде. Минем изге максат белән йөрүемә ышандылар, рәхмәт аларга, – диде Руслан. – Гаражларыгызда, сарайларыгызда, өегездә кирәкмәгән кәгазьләр, журналлар, гәҗитләр, китаплар, картоннар – нәрсә булса да, күпме булса да ярый, барысын да җыябыз. Китереп бирә алмасагыз, шалтыратыгыз, үзем килеп алам. Телефоным: 89625562525. Сез бу изге гамәлегез белән сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга булышасыз.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА