Сөмбел беренче
Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале 2004 елда үз эшен башлап җибәргән. 15 ел эчендә бу фестивальдә бөтен дөнья татарлары катнашкан.
Безгә таныш булган Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Марсель Вагыйзов, Гөлназ Асаева, Рәнис Габбазов та шушы фестивальнең төрле еллардагы лауреатлары. Быел Халыкара фестиваль кабаттан татар җырын иң яхшы башкаручыларны җыйды. Шарты – үзең җырлау. Әлеге фестивальдә быел безнең районнан, төрле бәйгеләр җиңүчесе Сөмбел Заһидуллина да катнашты. Ул 157 җырчы арасында финалга үтте һәм беренче урынны яулады. Котлыйбыз, Сөмбел! Киләчәктә сине зур сәхнәләрдә күрергә язсын!
Гөлсинә ЗИННӘТОВА