Алар күңелләргә юл таба белә
Яңа Кенәр мәдәният йорты фойесы беркөнне чәчәк бакчасына әверелде. Биредә Яңа Кенәр, Шушмабаш, Апаз зонасындагы район социаль яклау бүлеге “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләренең чәчәкләр күргәзмә-конкурсы узды.
Аларның хезмәтен күпләр мөгаен, идән юу, кибеттән азык-төлек алып кайту, айлык коммуналь түләүләрне илтеп түләү, дару алып кайту гына дип уйлыйдыр. Әмма нык ялгышалар. Социаль хезмәткәр гади хезмәтләрне башкарудан битәр, психолог та. Чөнки, өлкән кешенең холкын кайчак аязучан болытлы һава торышы белән чагыштырырлык. Төрле холык-фигыльләргә яраклашып эшләү өчен сабырлык кына түгел, нык сәламәтлек тә кирәк.
Соңгы вакытта социаль хезмәткәрләрнең эше дә заманчалашты: алар өлкәннәрне җыеп аулак өйләр, чәй эчү мәҗлесләре, китап уку, фильм карау кичәләре оештыра, бергәләп табигатькә чыгып йөриләр, бакчаларда эшлиләр, хәтта йортта гөлләрне дә бергәләп үстерәләр. Конкурска Сәрдәбаштан, 6 әби һәм бабай караучы Маргарита Уваева үз карамагындагы Вера Архипова үстергән гөлләрне алып килгән. Бер өстәл тулы гөл арасында соңгы вакытта модага кергән затлылары да әллә ничаклы. “Вера апа гөлләрне бик ярата. Үзе электән үстергәннәре янына ел саен балалары бүләк иткәннәре дә өстәлеп бара. Шуңа гөлләре бик күп”, – ди ул.
Маргарита ханым 6 ел элек бу хезмәткә алынганчы авылда сыер савучы булып эшләгән. “Хезмәтебез кәгазьдә язылганча, графиклы булырга тиеш булса да, аңа карамыйбыз, көн саен хәлләрен белеп чыккан чаклар да, кайчак көнгә икешәр барган да була. Кирәк булса, үзләре дә шалтыратып чакыра. Балалары да иртүк хәлләрен сорашып шалтырата башлый үземә. Ә чәчәкләрне әби-бабайлар өйдә генә түгел, ишегалдында да күп үстерәләр. Бергәләп үстерәбез. Урамда үстерер өчен кыштан ук әзерләнә башлыйбыз”, – дип сөйли ул хезмәте турында яратып. Бу хезмәт һәммәсенең диярлек гаилә белән бергәләп башкара торган эшенә әйләнгән инде. Әнә, Апаздан Кадрия Шиһабетдинова карамагында мичкә утын яга торган әби бар икән, “Утынны гаилә белән ярып, өеп куябыз”, – ди. Узган ел Маргарита ханым ике әби белән Яңа Кенәргә “Өмет” тернәкләндерү үзәгенә ял итәргә барган, ул югында өлкәннәргә үзе кебек социаль хезмәткәр Рита Шакирова күз-колак булып торган. Рита белән ярдәмләшеп эшлиләр.
Өлкән кешеләрнең һәммәсе дә ипле дә булмаска мөмкин, кай-чак җаен да табарга кирәк була. “Бу эштә сабырлык, олыларның күңелләрен күрә, аларны тыңлый белү кирәк”, – дип сүзгә кушыла Хәсәншәехтән Кадрия Шиһабетдинова. Кадрия апа тере гөлләр генә түгел, гофр кәгазьдән чәчәк букетларына кадәр ясап алып килгән. “Буш вакытларда төрле кул эшләнмәләре белән шөгыльләнәбез. Өлкәннәргә дә өйрәтәм. Үземнең 88 яшьлек әтием дә ясап утыра ул чәчәкләрне. Без өлкәннәрнең күләмле эшләрен гаилә белән бергә башкарабыз. 5 ел инде бу эштә. 2 өлкән кешем үзебезнең авылда, 2әү Апазда яши, күрше авылга велосипед белән барып йөрим”, – дип сөйләде ул.
Ишнараттан Гөлнур Шәрәфетдинованың бу хезмәткә алынуына елдан артык кына әле. Ул хезмәттәшләре белән аралашып, фикер алышты, тәҗрибә дә уртаклашты. Аның карамагында Ишнаратта – 3, Носыда бер өлкән кеше яши. Авылларында кибет булмаганлыктан, барлык кирәк-яракны, көндәлек ризыкны ул кая барса шуннан алып кайта икән. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Апаздан Мөршидә Яппарованы да үрнәк итеп күрсәтте. Мөршидә ханым 2014 елдан бирле Апазда гына түгел, Пөшәңгәргә кадәр барып та өлкәннәрне карый. Караучы бер әбисе инде хәйраннан урын өстендә ята икән. Андый авыруларга график белән сәгатьләп кенә йөреп булмый шул, көнгә әллә ничә барырга туры килә.
Конкурста һәр хезмәткәр “Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе Миләүшә Шакирова кулыннан алынган дипломнарга ия булды. Шурабаштан Валентина Мусина оештырган гөлләр күргәзмәсе 1нче урынга, Апаздан Кадрия Шиһабетдинованыкы – 2нче, Яңа Кенәрдән Рәмзия Габдрахманованыкы 3нче урынга лаек дип табылды. Биредән хезмәткәрләр эш тәҗрибәсе, аралашу рәхәтлеге белән бергә, үзләрендә булмаган матур гөлләрне дә “урларга” өлгерде. “Урлап” алып кайткан гөл тиз тамыр җибәрә, диләр.
Розалия
Зиннәтова